«Наркотиклар – бәла чыганагы» уйланулар сәгате (12+)

28 октябрьдә 1 нче санлы мәгълүмати-китапханә үзәге өлкән сыйныфлылар өчен «Наркотиклар – бәла чыганагы» дигән уйланулар сәгате узды. Катнашучылар наркотикларның кешенең физик сәламәтлегенә һәм психикасына зарарлы йогынтысы турында белде. Психоактив матдәләр куллануның язмышларны сындыруы, гаиләләрне җимерүе һәм кешене үз һөнәрендә, иҗатында шәхси тормышында булган мөмкинлекләреннән мәхрүм итүе турында чынбарлыктан мисаллар китерелде. «Җиңел» наркотиклар турында мифларга аерым игътибар бирелде: әйдәп баручы белән бергәләп ни өчен бер тапкыр кулланып карауның да куркыныч бәйлелекнең башы булырга мөмкинлеген ачыкладылар. Шулай ук катлаулы хәлләрдә кемгә мөрәҗәгать итәргә мөмкин булуы турында фикер алыштылар — ышаныч телефоннары, мәктәп психологлары һәм махсус ярдәм үзәкләре турында сөйләштеләр. Чара тематик китап күргәзмәсенә күзәтү белән тәмамланды. 

Поделиться: