«Тылсымлы театр дөньясы» театр сәгате (12+)

Язгы каникуллар көннәрендә 23 нче санлы китапханәдә Театр көне кысаларында Мастеровые рус драма театрының 50 еллыгына «Тылсымлы театр дөньясы» дигән театр сәгате узды. 
Балалар бик теләп тылсымлы театр сәнгате рухына кереп чумды. Китапханә хезмәткәрләре Мастеровые Театрының тарихын, аның бүгенге көндәге эшчәнлеге турында сөйләде һәм театр актерларының иҗаты белән таныштырды. «Мин театр турында нәрсә беләм?» күнегү-викторинасы сорауларына җавап биреп, чарада катнашучылар сәхнә, антракт, декорация, грим һәм аншлагның нәрсә аңлатуын искә төшерде. Шулай ук алар үзләрен актерлык осталыгында сынап карады: игътибарлылык һәм хәтергә биремнәр үтәде, дикцияләрен яхшырту өчен күнегүләр ясады.

23ф. Театральный час «Волшебный мир театра». (4)
23ф. Театральный час «Волшебный мир театра». (7)
23ф. Театральный час «Волшебный мир театра». (8)
23ф. Театральный час «Волшебный мир театра». (9)
23ф. Театральный час «Волшебный мир театра». (11)
23ф. Театральный час «Волшебный мир театра». (14)
23ф. Театральный час «Волшебный мир театра». (6)
Чара электрон презентация белән үрелеп барды.
Яшь актерлар бик күп уңай хис-кичерешләр алды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: