«Бергә – тату гаилә» гаилә бәйрәме (0+)

8 июль – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә 15 нче санлы китапханә һәр елдагыча «Бергә – тату гаилә» дигән гаилә бәйрәме уздырды.
Рус гүзәле Аленушка бәйрәм кунакларын аның барлыкка килү тарихы, Петр һәм Феврония тормышы белән таныштырды, бу бәйрәмнең алар истәлегенә уздырылуы турында булды. 

IMG-20250708-WA0024
IMG-20250708-WA0036
IMG-20250708-WA0050
IMG-20250708-WA0053
IMG-20250708-WA0057
IMG-20250708-WA0060
IMG-20250708-WA0065
Чараны «Гаилә әлифбасы», «Безнең талантлар», «Бәхет ромашкасы», «Баш миенә һөҗүм», «Тылсымлы көй», «Гаилә», «Шаян күнегүләр» дигән шаян һәм шул ук вакытта танып белү бәйгеләре, уеннары һәм викториналары дәвам итте. Барлык бәйгеләр, уеннар һәм викториналарның исемнәрен чарада катнашучылар әкият ромашкасы таҗларында тапты. 
Шулай ук бәйрәм барышында теләге булганнар туганнары һәм якыннары белән бергә ромашка чәчәкләреннән ясалган рамкада фотога төшә алды. Очрашу барышында «Ачык микрофон» эшләде. Чарага килүчеләр үзләренең сөйгәннәрен котлый һәм аларга җылы сүзләрен әйтә алды. 
Программа «Гаилә гимны» астында һәм сабын күбекләре белән зур гаилә әйлән-бәйләне белән тәмамланды. Гаилә бәйрәме файдалы, кызыклы һәм күңелле килеп чыкты. Ул барысына да аралашу шатлыгы һәм яхшы кәеф бүләк итте. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: