«Рәсемле фильм» танып белү сәгате (6+)

Россия анимациясе көненә, 18 апрельдә китапханә хезмәткәрләре башлангыч сыйныфлар өчен «Рәсемле фильм» дигән танып белү сәгате уздырды. Башта балалар китапханәче белән мультипликация һәм анимациянең нәрсә аңлатуын ачыклады, мультипликация өлкәсендә Уолт Дисней, Вячеслав Котёночкин, Федор Хитрук кебек мөһим фигуралар белән танышты. 

1234567
20250418_121008
20250418_122510 (1)
20250418_131547
20250418_133740
20250418_134100

Очрашу барышында балалар мультфильмнарның ничек төшерелүе турында белде, ком, рәсем, курчак, пластилин, компьютер анимацияләре төрләре белән танышты. Шулай ук куючы рәссам, рәссам-мультипликатор, рәссам-аниматор, режиссер, кинооператор һөнәрләре турында мәгълүмат алдылар. Иң яхшы мультфильмнарның әдәби әсәрләр, балаларның яраткан китаплары буенча тууы турында белделәр. Алга таба катнашучыларга мультипликация өлкәсендә үз белемнәрен тикшереп карарга мөмкин булды. Малайлар һәм кызлар тематик викторина сорауларына актив һәм күңелле итеп җавап бирде, тасвирлаган буенча геройларны таныды, мультфильмнар төшерелгән китапларны атады, канатлы гыйбарәләрне әйткән персонажларны ачыклады, мультфильмнардан җырлар җырлады, һәм геройларның исемнәрен искә төшерде. Уенчыларга ярдәмгә «Экранда китап геройлары» дигән күргәзмә әзерләнгән иде, сюжетлары буенча мультфильмнар төшерелгән китаплар урнаштырылды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: