«Үз кулларың белән ромашка» мастер-класс (6+)

8 июль, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә 5 нче санлы китапханә «Ышаныч» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә «Үз кулларың белән ромашка» дигән мавыктыргыч мастер-класс оештырды. Бәйрәмнең символы – бик назлы, матур һәм тормыш сөючән ромашка. Ул бәйрәмне танытырга һәм популяр итәргә ярдәм итә. 

20250708_132537
20250708_132551
20250708_140356
20250708_142733
IMG_20250708_132113_159
IMG_20250708_132526_957
IMG_20250708_132744_298
Катнашучылар, кечесеннән алып зурысына кадәр, әлеге якты бәйрәмнең символы ромашканы бик теләп ясады. Китапханәчеләр җитәкчелеге астында, гади материаллар кулланып, һәркем җылы һәм мәхәббәт белән тулы үз кабатланмас чәчәген ясый алды. Мастер-класс иҗади эш кенә булып калмады, ә вакытны бергәләп, яхшылык һәм үзара аңлашу рухында үткәрү өчен бик яхшы мөмкинлек булды.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: