«Игелек һәм ышанычның тылсымлы ишекләрен ачыгыз» телдән журнал (6+)

13 ноябрьдә Бөтендөнья яхшылык көне билгеләп үтелә. Безнең илдә бу бәйрәм 2009 елдан билгеләп үтелә башлый, һәм ул бүгенге көндә бик популяр. Теләсә кайсы чорда, теләсә кайсы илдә һәрвакыт авыр хәлдә калган башка кешеләргә намус белән ярдәм итәргә әзер торган кешеләр булган. Балалар яхшылык һәм шәфкатьлелекнең нәрсә аңлатуы, аларның аермасы һәм охшашлыклары турында белде. Телдән журнал битләре балаларны шәфкатьлелек өчен көрәшүчеләр, якыннары өчен батырлык кылган кешеләр, аларның игелеге һәм кешелеклелеге белән таныштырды.   

гл
13 ф. 13.11.24 фото 1
13 ф. 13.11.24 фото 2
13 ф. 13.11.24 фото 3
13 ф. 13.11.24 фото 4

Бу Кызыл Кач җәмгыятен оештыручы Анри Дюнан һәм игелеге һәм фидакарьлегенең чиге булмаган Тереза ана. Балалар волонтерлык хәрәкәте, яхшы гамәлләр кылучы волонтерлар турында кызыклы фактларны, һәм шәфкатьлелекнең яхшы һәм файдалы гамәлләр кылып, үзеңдә тәрбияләргә мөмкин булган кеше күңеленең бер сәләте булуы турында белде. Чара азагында яшь укучылар кәгазьдән ясалган уч төбендә тормышта үзләре нинди ярдәм күрсәтә алуы турында язды. Балалар: «Авыр хәлдәге кеше яныннан читләтеп узмыйм», «Кышлаучы кошларга җим салып ярдәм итәм», «Җимлек ясыйм», «Ялгыз кешедән ничек аңа ярдәм итә алырга мөмкинлегем турында сорыйм» һ.б.ларны язды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: