«Рус сүз осталары» мәгълүмат-досье (6+)
22 май көнне 23 нче санлы китапханә хезмәткәрләре, рус халкының мәдәни мирасы һәм мрус алфавиты тарихы белән таныштыру максатыннан, уртанчы сыйныф укучылары өчен «Рус сүз осталары» дигән мәгълүмат-досье үткәрде. «Бер хәрефнең тарихы» сәхифәсендә балалар «Ё», «Ъ» хәрефләре тарихы һәм «юкка чыккан» хәрефләр турында белде. Мәгълүмат-досье «Әдәби анаграммалар», «Борынгылык сораулары – заманчалык җаваплары» уеннары, мәкальләр буенча бәйгеләр белән үрелеп барды. Балалар «Славян язуының башы» дигән сәхнәләштерүдә катнашты. |