Язны каршылыйбыз! (6+)

Бүгенге яз һәм шатлык рухы белән үрелеп, Үзәк китапханәсенең сәнгать бүлегендә «23+8» дигән музыкаль-шигъри очрашу узды.

Встреча
Screenshot_20220306-132730_Gallery
Screenshot_20220306-132652_Gallery
AirBrush_20220306162755
20220306_133641
20220306_133619
20220306_133453
20220306_131804
20220306_101404
20220306_101307

Кунакларны мавыктыргыч мастер-класслар көтте: балалар әниләре белән бергә агач такталарны бизәде, өлкәннәр кулъяулыкка рәсем төшерде. 
«Созвучие» музыкаль-шигъри төркеме исә яз, әни, хатын-кыз һәм мәхәббәт турында шигырьләре һәм җырлары белән шатландырды. Очрашу «ачык микрофон» форматында үтте: курай, гитара моңнары, акапеллага җырлау, мелодекламацияләр, шигъри һәм проза әсәрләре, шигърият турында уй-фикерләр яңгырады. 
Барыгызга да яз кәефе телибез!

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: