«Төбәгебездә үсүче дару үләннәре»: викторина (+16)

19 июль көнне 1 нче санлы китапханә «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Төбәгебездә үсүче дару үләннәре» дигән викторина үткәрде. Китапханәче чарада катнашучыларга үсемлекләрнең гаҗәеп һәм камил, шул ук вакытта үзләрендә бик күп серләр саклаучы организмнар булуы турында искә төшерде. Иң кечкенә генә үсемлектә дә төрле авыруларга каршы көрәшерлек зур көч яшеренеп ятарга мөмкин. 

Катнашучылар бик теләп викторина сорауларына җавап бирде, табышмаклар чиште, үсемлекләрнең файдасы турында мәкальләрне искә төшерде.

Чара азагында кунаклар үзләренең төрле дару үләннәре ярдәмендә дәвалану тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Поделиться: