«Яраткан бабаем һәм әбием»: гаилә бәйрәме (6+)

20 октябрь көнне Бөтендөнья Әбиләр һәм бабайлар көне алдыннан Үзәк балалар китапханәсендә «Яраткан бабаем һәм әбием» дигән гаилә бәйрәме узды. Китапханәнең уңайлы залында кунакларны күңелле әкият герое Карлсон көтте. 

Мои любимые дедушка и бабушка
IMG_20221020_122615
IMG_20221020_121532
IMG_20221020_121115
IMG_20221020_115831
1666266175837

Кызлар һәм малайлар үзләренең әбиләре белән бергә «Әкиятләр буталчыгы» һәм «Җырны кабатла» бәйгеләрендә актив катнашты, «Әби кайсы әкияттән» викторинасы сорауларына җавап бирде. Әбиләрнең балачакта нинди булулары, мәктәптә ничек укулары, аларның яраткан шөгыльләре һәм нинди китаплар укырга яратулары турында сөйләгәннәре барысына да кызыклы булды. Аларның үз оныкларына җырлаган бишек җырларын тыңлау да рәхәтлек бирде. Укучылар бик теләп бәйрәм кунакларына иҗади номерларын күрсәтте. «Отышсыз лотерея» уены вакытында балалар бүләкләр алды. Бәйрәм чәй эчү белән тәмамланды.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: