«Гасырлар аша үтүче юл»: тарих сәгате (12+)
3
Ноябрь 2022
Пәнҗешәмбе
2 ноябрь көнне 23 нче санлы китапханә хезмәткәрләре, Халыклар Бердәмлеге көне кысаларында, «Гасырлар аша үтүче юл» дигән тарих сәгате узды. Яшь китап сөючеләр бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән танышты, «Минин һәм Пожарский – рус җирен яклаучылар» презентациясен карады, «Тарих табышмаклары» викторинасында катнашты. Балаларга «Дуслык турында» уены да бик ошады, алар дуслык һәм үзара ярдәмләшү турында төрле халык мәкальләрен; шулай ук төрле авторларның чын дуслар булган геройларын; дуслык турында җырларны искә төшерде. Чара азагында барысы бергә «Татарстанның дус-тату халкы» дигән видеоязманы карады. «Бердәм рух белән көчле без» китап күргәзмәсе әзерләнде.
|