«Террорга каршы бергә»: тынычлык дәресе (12+)

3 сентябрь көнне 23 нче санлы китапханәдә уртанчы сыйныф укучылары өчен, Террорчылыкка каршы көрәштә бердәмлек көне кысаларында, «Террорга каршы бергә» дигән тынычлык дәресе үтте.

фото
23ф.Урок мира Вместе против террора (2)
23ф.Урок мира Вместе против террора
23ф.Урок мира Вместе против террора (4)

Балалар игътибарына иллюстратив китап күргәзмәсе тәкъдим ителде, террорчылыкның кешелек өчен глобаль проблемага әверелүе турында әңгәмә үткәрелде. Укучылар теракт куркынычы килеп чыкканда һәм билгесез предметларга тап булганда үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре белән танышты. Шулай ук XX-XXI гасырларның иң эре террорчылык актлары турында сөйләштеләр, Беслан балаларын, «Норд-Ост», Казан мәктәбендәге атыш корбаннарын искә алдылар.  
Чара барышында теракт корбаннарына багышланган видеоязмалар күрсәтелде, шигырьләр һәм җырлар башкарылды. Барлык катнашучыларга «Боларны белү мөһим!» дигән белешмәлекләр таратылды.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: