Тоталь диктант: китапханәчеләр рус теле буенча белемнәрен сынап карады (18+)

Шәһәр үзәк китапханәсе беренче тапкыр теләгән һәркем өчен ирекле диктант формасында ел саен уздырылучы агарту акциясен уздыру мәйданчыгы булды. 

диктант
IMG_9070
IMG_9081
IMG_9065
IMG_9066
IMG_9063

Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Гайнуллина Венера Марсил кызы үзен Тоталь диктантны оештыручы буларак сынап карады. Ул акция турында сөйләде, катнашучыларны диктантны үткәрү, бланкларны тутыру тәртибе белән таныштырды, диктантның текстын укыды.
– Диктант текстын укучы сыйфатында беренче тапкыр катнашам. Бу бик дулкынландыргыч, әмма кызыклы эш, – дип билгеләп үтте Венера Марсил кызы.
Барлык тиешле чаралар үтәлеп, автор башкаруында диктант текстын укуның видеоязмасын караганнан соң, язу вакыты килеп җитте. Диктантта үз белемнәрен тикшереп карарга дип шәһәр китапханәчеләре кушылды. 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: