Чаллылылар «Дустыңа яхшы сүз» республика акциясендә катнаша ала (0+)

Бесплатно

Халыкара Балаларны яклау көне уңаеннан, 2021 елның 22 маеннан 2 июненә кадәр Татарстан Республикасында «Дустыңа яхшы сүз» республика акциясе уздырыла. 

Акциядә катнашу өчен:
– өлкән буын кешеләренең акыллы киңәшләре, һәр көнне кирәкле лайфхаклар белән балаларга  мөрәҗәгатен видеога яздырырга,
– балаларның дусларына, сыйныфташларына, әти-әниләренә, туганнарына изге теләкләрен яздырырга;
– асфальтта дусларына, танышларына яхшы теләкләр белән рәсемнәр ясарга;
– әлеге видео (фото) эшләрне #1июнярт хештегы белән Instagram һәм ВКонтакте социаль челтәрләрендә  урнаштырырга кирәк. 

Акцияне әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру эшен Татарстан Республикасында балалар хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, аның каршындагы Балалар Шурасы, Татарстан Республикасында балалар хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең иҗтимагый ярдәмчеләре тормышка ашыра. 

Акциянең нигезләмәсе

Поделиться: