«Алмалы күңел ачулар» әдәби уены (6+)
23 июньдә 10 нчы санлы китапханәдә гадәти булмаган очрашу узды. Ул язучы яки шагыйрьгә түгел, рәссам яки актерга да түгел, ә АЛМАга багышланды! Иң гади һәм яраткан җимешкә. «Алмалы күңел ачулар» дип исемләнгән әлеге әдәби уенга мәктәп яны лагере балалары чакырылды. Уенда катнашучылар өчен бәйге биремнәре алманың файдалы һәм тәмле җимеш булуын дәлилләргә тагын бер кат мөмкинлек бирде. «Кем күбрәк алмадан әзерләнгән ризык исемнәрен искә төшерә?» дип аталган беренче биремне барысы да җиңеллек белән үтте. Һәрберсе алмадан әзерләнгән үз яраткан ризыгын атады – бу пироглар һәм корица белән пешкән алмалар, компот һәм джем, алма кагы һәм мармелад, шарлотка һ.б. |