«Без китап укырга яратабыз» (6+)

24, 25 һәм 29 март көннәрендә, Балалар китабы атналыгы кысаларында, 11 нче санлы китапханәдә башлангыч сыйныф укучылары өчен «Без китап укырга яратабыз» дигән әдәби калейдоскоп үткәрелде. Чара барышында балалар бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән танышты, әдәби әсәрләр буенча мавыктыргыч сәяхәт кылды. 

68f49955-b5a3-4afe-a201-7d9c00f1eb79
20210325_102624

Уен программасы берничә турда узды: 1 нче тур – «Әкиятләр калейдоскобы»: балалар рәсем буенча әкиятнең авторын белде; 2 нче тур – «Музыкаль ринг»: мультфильмнардан өзекләрне куштылар; 3 нче тур – «Сүзне әйтеп бетер» мәкальләр бәйгесе; 4 нче тур – «Әкият иле музее»: балалар рәсем буенча әйбернең кемнеке булуын һәм кайсы әкияттән икәнен таныды; шулай ук ребуслар һәм табышмаклар чиштеләр. Барлык балалар да сәяхәт вакытында актив катнашты, барлык биремнәрне җиңеп чыкты һәм үзләрен игътибарлы укучылар буларак күрсәтте. Чара азагында балалар үзләренең яраткан әкиятләре һәм әкият геройлары турында сөйләде.  Чара күңелле һәм кызыклы үтте. 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: