Михаил Пришвинның кояш хәзинәсе (6+)

12 октябрь көнне 11 нче санлы китапханәдә яшь китап сөючеләр өчен күренекле рус язучысының иҗаты буенча «Михаил Пришвинның кояш хәзинәсе» дигән әдәби уен үткәрелде.
Классикның иҗаты белән танышу уен формасында барды. Балалар, ике командага бүленеп, табигать турында табышмакларны чиште. Һәр дөрес җавап өчен командалар нарат күркәсе алды. Михаил Пришвинның «Лисичкин хлеб» аудиохикәясен тыңлаганнан соң, яшь китап сөючеләр бирелгән сорауларга җавап биреп, игътибарлылыкларын тикшерде. Яраткан язучыга багышланган презентация Пришвинның тормыш һәм иҗат юлы турында күп кенә яңа һәм кызыклы мәгълүматлар тупларга ярдәм итте. 
Шулай ук балалар өчен «Табигать белән дус булыйк» дигән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде. 
Чара Михаил Пришвинның «Кладовая солнца» хикәясе буенча интерактив викторинада катнашу белән тәмамланды.

Поделиться: