Хатын-кызлар солдат шинелендә (12+)

15 апрель көнне 6 нчы санлы китапханәдә Бөек Ватан сугышына багышланган интеллектуаль-танып белү уены үткәрелде. XX гасырның иң дәһшәтле сугышында Җиңүне ир-атлар гына якынайтмады, ә нәфис зат хатын-кызлар да авыр сынауларны үз җилкәләрендә татыды. Уен чарасы сугышта хатын-кыз темасына багышланды. Тугызынчы сыйныфлылар «Төнге убырлылар», «Партизаннар урманы», «Ветераннар искә ала», «Җиңү викторинасы» кебек берничә турда катнашты. Балалар хатын-кызлар авиацион полклары һәм очучы кызлар турында сорауларга җавап бирде. Икенче турда партизан, разведчик хатын-кызлар, аларның батырлыклары һәм казанган бүләкләрен искә төшерде. Алып баручы белән бергә С. Алексиевичның «У войны не женское лицо» китабы тарихы буенча сәяхәт кылдылар.
Чара азагында балалар тема буенча китап күргәзмәсе белән танышты һәм биремнәр үтәде – сугышта катнашучылар һәм геройлар турында китаплар сайлады. 

Поделиться: