Тукай яр буенда «Җиңү алып килгән Май» дигән китапханә мәйданчыгы (6+)

9 май көнне Чаллыда Бөек Җиңү көнен бәйрәм иттеләр.  

Бу көнне шәһәр үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Тукай яр буенда шәһәрдәшләр өчен «Җиңү алып килгән Май» исемле китап күргәзмәсе оештырды. Чарага килүчеләр күргәзмәдә Бөек Ватан сугышы тарихы буенча басмалар, сугыш мемуарлары, сугыш чоры техникасы турында әдәбият белән таныша алды. Шулай ук анда сугыш чоры балалары, илебезнең киләчәге өчен гомерен биргән герой якташларыбыз  турында китаплар тәкъдим ителде. Күргәзмә беркемне дә битараф калдырмады, һәркем өчен кызыклы һәм файдалы булды.  

 

 

Поделиться: