«Бер, ике, өч, дүрт, биш – без космоска «очабыз» исемле бәйрәм иртәсе (0+)

4 апрель көнне 15 нче санлы китапханәдә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен Космонавтика көненә багышланган бәйрәм иртәсе уздырылды.

dav
sdr
dav
sdr
dav

Йолдызчык киеме кигән алып баручы балалар белән бергә Кояш системасы планеталары буенча виртуаль сәяхәт итте. Аның барышында балалар планета исемнәрен, аларның тышкы кыяфәтләре, бер-берсеннән аермалы яклары турында белде. Кунакка килгән Кояш йолдызлар һәм алар арасында безгә иң якын урнашкан йолдыз турында сөйләде. Балалар Йолдызчык һәм Кояшкай бәян иткән «Кояш ничек чирләде» әкиятеннән Кояш юкка чыкса, безнең планета белән ни булачагын аңлады. «Ракетаны очырт» һәм «Кояш системасының картасын җый» уеннарында балалар, ике командага бүленеп, әйберләрне урыннарына дөрес итеп урнаштырды һәм үзләренең тапкырлыкларын, бердәмлекләрен күрсәтте. Нәтиҗәдә дуслык җиңде. Чара «Планеталар турында һәм балалар өчен космос» мультфильмы һәм «Ә сез ышанасызмы?..» исемле шаян викторина белән тәмамланды.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: