«Яшь китап сөючеләр илендә» бәйрәме (6+)

26 мартта 23 нче санлы китапханә хезмәткәрләре Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы кысаларында башлангыч сыйныф укучылары өчен «Яшь китап сөючеләр илендә» исемле бәйрәм чарасы уздырды.

23ф. Праздник В стране читающего детства
23ф. Праздник В стране читающего детства..
23ф. Праздник В стране читающего детства….

Тылсымлы таякны селтәүгә балалар Яшь китап сөючеләр илендә пәйда булды. Укучыларга «Табышмаклар аллеясы»н, «Хикәяләр бульвары»н һәм «Шигырьләр урамы»н узарга туры килде. Һәрберсендә балалар табышмаклар чиште, Н. Носов, В. Драгунский, М. Зощенко әсәрләренең югалып калган әйберләрен хикәяләргә кире кайтарды, бирелгән рифма буенча шигырьләр иҗат итте. «Әкият урманы»нда балаларны Көлсылу каршы алды. Ул укучыларга «Буталчык», «Әкиятләрдән цитаталар» кебек әкияти бәйгеләр әзерләп куйган иде. Урманны узар өчен балаларга «Теремкәй» әкиятен сәхнәләштерергә туры килде. «Мульталан»да сәяхәтчеләрне Лалалупси курчагы үзенең татлы викторинасы һәм «Мультдискотека»сы белән күңел ачтырды.

Чара электрон презентация белән үрелеп барды. Шулай ук китап күргәзмәсе урнаштырылган иде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: