2 апрель – Халыкара Балалар китабы көне (0+)

Халыкара балалар көне 1967 елдан башлап билгеләп үтелә. Бәйрәм көненең датасы очраклы гына сайлап алынмаган: 2 апрель Даниянең бөек әкиятче-язучысы Ганс Христиан Андерсенның туган көне (1805–1875). Ул – 160тан артык әсәр авторы, аларның күбесе экранлаштырылган. Әсәрләренең барысы да балалар өчен булмаса да, язучы балалар әкиятчесе буларак танылу алган. 

1967 елда Балалар китабы буенча халыкара совет әлеге бәйрәмне билгеләп үтү тәкъдиме белән чыга. Шулай итеп бәйрәмне оештыручылар яшь китап сөючеләрне тәрбияләү һәм интеллектуаль яктан үстерүдә балалар китабының мөһим роль уйнавын ассызыкларга карар кыла.

Ганс Христиан Андерсен балалар китабын булдыруда үзеннән зур өлеш кертә.  Язучының тормыш юлы да әкиятне хәтерләтә. Ул итекче гаиләсендә туа һәм үзе дә кечкенәдән фабрикада хезмәт куя. 14 яшендә Андерсен Копенгагенга юл тота һәм король балетына өйрәнчек биюче булып билгеләнә, шуннан соң сәхнә әсәрләре иҗат итә башлый һәм шигырьләрен журналларда бастыра. Шулай да дөньякүләм танылуны аңа әкиятләре китерә. 1833 елда ул әдәбиятка керткән өлеше өчен Король стипендиясенә ия була. Бөек әкиятче истәлегенә Андерсенның ватанындагы Копенгаген яр буенда авторның «Русалочка» әкияте героинясының сынын урнаштыралар. Ул шәһәрнең символына әйләнә.

2 апрель көнне шәһәр Үзәк китапханәсенең балалар һәм яшүсмерләр бүлеге хезмәткәрләре «Энергетик» мәдәният сараенда Аутизм турында бөтендөнья мәгълүмат тарату көне һәм Халыкара балалар китабы көне уңаеннан уздырылган акциядә катнашты.

IMG_20190402_110756
IMG_20190402_095211
IMG_20190402_105605

Китапханәчеләр, Ш.Перроның балалар яраткан әкият геройлары – Бүре һәм Кызыл Калфак роленә кереп, «Гаҗәеп балалар» («Чудо-дети») дәвалау педагогикасы үзәге балалары өчен китапларга кыстыргычлар һәм оригами техникасында кәгазьдән төрле фигуралар ясау буенча мастер-класс үткәрде. Ата-аналар һәм балалар игътибарына берсеннән-берсе матур, төсле рәсемнәр белән бизәлгән балалар китаплары күргәзмәсе тәкъдим ителде. Әкият геройлары китаплардан өзекләр укыды, табышмаклар әйтте һәм балаларны шәһәр үзәк китапханәсенә кунакка чакырды.

Халыкара балалар китабы көнендә Үзәк балалар китапханәсендә ентральной детской библиотеке яшь китап сөючеләр Оле-Лукойе белән бергә Г.Х.Андерсенның әкияти иленә гаҗәеп сәяхәткә кузгалды.

цдб 2.04. андерсен (2)
цдб 2.04 андерсен
цдб 2.04 андерсен (2)
цдб 2.04 андерсен (3)
цдб 2.04. андерсен (3)
ЦДБ 2.04. андерсен

Сәяхәт барышында Оле-Лукойеның кул чатыры ярдәмендә балалар әлеге бөек язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында бик күп кызыклы мәгълүматлар алды. Укучылар Андерсенның танылган әкиятләре буенча «Эзләү», «Әкиятне исеңә төшер», «Кошлар һәм хайваннар дөньясында» бәйгеләрендә актив катнашты, кроссворд, табышмаклар чиште. «Аккургаш солдат» әкиятен сәнгатьле итеп укыганнан соң, малайлар һәм кызлар үз куллары белән кәгазь көймә ясап, әкият героена уенчык өенә кайтып җитәргә ярдәм итте.

Әдәби сәяхәт Г.Х.Андерсенның «Чыршы» әкиятенең мультфильмын карау белән тәмамланды.

23 нче санлы китапханәдә «Әдәби конфетти» әдәби викторинасы узды.

23ф. Викторина Литературное конфетти (3)
23ф. Викторина Литературное конфетти (2)

Ул «Андерсен әкиятләре геройлары», «Чит ил язучылары әкиятләре», «Пушкиниана», «Рус язучыларының әкиятләре», «Феялар ничек яши», «Яманмы, яхшымы?», «Бу кемнең портреты?» дип аталган турлардан торды. Викторина барышында балалар бөек Дания әкиятчесе Г.Х.Андерсен тормышыннан кызыклы фактлар белән танышты, аның бик күп фобияләре булуы, Александр Сергеевич Пушкин иҗатына мәхәббәте турында белде, шулай ук бөек әкиятче исемендәге Халыкара премия һәм алтын медаль лауреатлары булган балалар язучылары һәм рәссамнарының исемнәре аталды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: