«Бөек шәхесләр алиһәләре»: әдәби сәгать (12+)

16 март көнне 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәгендә «Бөек шәхесләр алиһәләре» дигән әдәби сәгать уздырылды. Ул бөек кешеләрне әдәби шедеврлар иҗат итәргә илһамландырган хатын-кызларга багышланды. Барысына да Федор Достоевский һәм Анна Сниткина мәхәббәте тарихы (аннан башка язучының әсәрләре башкача иҗат ителгән булыр иде), Джон Толкин һәм аның алиһәсе, 55 ел бергә бәхетле гомер иткән тормыш иптәше һәм гомерлек мәхәббәте Эдит; Бальзак һәм 45 әсәр иҗат итәргә илһамландырган унҗиде яшьлек Эвелинаның романтик хат алышуы турында белү бик кызыклы булды. Чара барышында Ф.Тютчевның «Денисьевский цикл»ыннан дулкынландыргыч шигырьләре яңгырады, алар шагыйрьнең алиһәсе һәм соңгы мәхәббәте Елена Денисьевага багышланган. Чара катнашучыларны бөекләр җырлаган гаҗәеп хатын-кызлар белән танышырга мөмкинлек бирүче видеоязма һәм электрон презентация белән үрелеп барды. 

 

Поделиться: