«Яхшылык күрәсең килсә – яхшылык ит»: китап укучылар конференциясе (12+)

18 ноябрь көнне 12 нче санлы татар китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан югары сыйныф укучылары өчен Айгөл Әхмәтгалиеваның «Ак читек» әсәре, Дания Нәгыйм һәм Рөстәм Нәбиевнең «Бөртекләп җыелган гомер» китабы буенча китап укучылар конференциясе уздырылды.

Яхшылык ..
IMG_20211118_131112
IMG_20211118_101426_resized_20211118_011359291

Чара Алмаз Мирзаянов башкаруында «Түзә йөрәк сагышка» җырына төшерелгән музыкаль клип белән башланды. Китапханәче презентация ярдәмендә «Бөртекләп җыелган гомер» китабының төп герое – яшь егет Рөстәм Нәбиевның тормышы, аның казанышлары, көчле характеры һәм максатчанлыгы турында сөйләде. Рөстәм Нәбиев башкаруында «Мин бәхетле!» дигән шигъри юллар яңгырады.

Чара барышында «Ак читек» әсәре геройлары Нургаян һәм Зәйтүнәнең тормышы, уй-кичерешләре, әсәрдә күтәрелгән проблемалар ачыкланды. Үз чыгышларында укучылар әсәр геройлары турында үз фикерләрен җиткерделәр, сорауларга бик теләп җавап бирделәр. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Самигуллина Ләйлә Рәис кызы яхшылык, игелеклелек, шәфкатьлелек сыйфатлары турында сөйләде. Чара Роберт Миңнуллинның «Яхшылык» дигән шигъри юллары белән тәмамланды.                                                                                       

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: