«Шәрыкъның мәшһүр улы» – композитор Нәҗип Җиһановның 105 еллыгына багышланган кичә

    

Шәрыкъның мәшһүр композиторы
Шәрыкъның мәшһүр композиторы 1

3 нче февраль көнне 12 нче татар китапханәсе тугызынчы сыйныф укучылары өчен композитор Нәҗип Җиһановның 105 еллыгына багышлап «Шәрыкъның мәшһүр улы» исемле кичә-портрет үткәрде. Кичәдә укучылар композиторның тормышы, иҗат юлы, ул иҗат иткән опералар белән таныштылар. Эчтәлекле электрон презентация аша композиторның иҗатташ дуслары, укытучылары, гаиләсе, аның операларында җырлаган артистлар турында тагын да күбрәк белделәр. Аудио язмада композиторның симфонияләрен, опера арияләрен, сюиталарын тыңладылар. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Абзалова Фатыйма Сазхетдин кызы композиторның Казандагы музей-йорты турында чыгыш ясады, иҗатын бәяләп бирелгән бүләкләре турында сөйләде. Укучылар арасында опера театры, опера артистларына багышлап викторина үткәрелде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: