Татар китап нәшриятының 100 еллыгы уңаеннан китапханәдә күргәзмә оештырылды (6+)
12
Август 2019
Дүшәмбе
Татар китап нәшриятының 100 еллыгы уңаеннан, шәһәр Үзәк китапханәсенең Татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегендә «Укучы белән 100 ел бергә» исемле китап күргәзмәсе оештырылды. Анда Татар китап нәшриятының Үзәк китапханәбез фондында булган иң борынгы китаплары тәкъдим ителә. Арада иң борынгылары – узган гасырның 40 нчы елларында нәшер ителгән Әнәс Камалның «Туй» һәм Нур Баянның «Гөләндәм» китаплары. Шулай ук күргәзмә киштәләрендә «Минем китапханәмдә Татар китап нәшриятының иң борынгы китабы» акциясендә катнашучылар тапшырган китаплар да урын алды. Акция 25 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Катнашырга теләүчеләрне шәхси китапханәсендәге иң борынгы китабын китапханәгә алып килергә чакырабыз. |