«Балаларга җәнлекләр турында»: экологик сәгать (0+)

16 март көнне 8 нче санлы балалар китапханәсе, «Букчадагы китаплар: балалар өчен иң яхшы әдәби уку» проекты кысаларында, яшь китап сөючеләр өчен «Балаларга җәнлекләр турында» дигән экологик сәгать уздырды.

Экологический час
IMG_20220316_091907
IMG_20220316_092204
IMG_20220316_092100
IMG_20220316_093003

Кечкенәдән үк балаларда хайваннарга карата мәхәббәт һәм мәрхәмәт хисе тәрбияләргә, дүрт аяклы дусларыбызның яклау һәм кайгыртуга мохтаҗ булуын аңлатырга кирәк. Балалар китапханәче белән берлектә гаҗәеп тере табигать дөньясына юл тотты. Экологик сәгать М. Пришвин, Е. Чарушин, К. Паустовскийларның әдәби әсәрләреннән башланды. Аларның әкият һәм хикәяләренең төп геройлары – хайваннар. Нәниләр «Зоологик эстафета»да катнашты, анда дидактик карточкалар ярдәмендә йорт һәм кыргый хайваннарны таныды. Танып белү уены вакытында укучылар рекордчы хайваннар белән танышты, алар арасында иң җитез һәм иң акрын хәрәкәтләнүчеләре, иң көчле һәм иң көчсезләре, иң авыр һәм иң җиңелләре бар иде. Китапханәче хайваннар турында табышмаклар һәм әйтемнәр әзерләгән иде.
Чара «Простоквашино» мультфильмыннан өзек карау белән тәмамланды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: