Әдәби кичә «Тел ачкычы – акыл баскычы» (6+)
22
Февраль 2022
Сишәмбе
21 февраль – Халыкара Туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан 22 февраль көнне 12 нче санлы татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү китапханәсе, «Мирас» клубы эшчәнлеге кысаларында, кече яшьтәге китап укучыларына «Тел ачкычы – акыл баскычы» дип аталган әдәби чара уздырды. Китапхнәче балаларны бәйрәмнеж килеп чыгу тарихы белән таныштырды, татар халык авыз иҗаты турында сөйләде, балалар фольклор үрнәкләрен укып күрсәтте, милли гореф-гадәтләребезгә тукталды. «Әйтеп бетер» дип аталган интеллектуаль уенда мәкальләр, санамышлар әйтелде, шаян сорауларга, табышмакларга җаваплар таптылар, мәкальләрнеж дәвамын әйттеләр, җырлы-биюле уенда катнаштылар. Чара китап күргәзмәсе һәм электрон слайд-презентация белән үрелеп барды. |