Әбиемнең серле сандыгы (12+)

«Милли бәйрәмнәр» дип аталган милли бәйрәмнәр буенча фольклор утырмалар» проекты кысаларында, шәһәр үзәк китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегендә «Әбиемнең серле сандыгы» дигән чара үткәрелде. Бәйрәмгә кунак булып әбиләр һәм аларның оныклары килде. Катнашучылар җирле фольклор, борынгы йолалар, ышанулар белән танышты. Әбиләр аулак өйләр, кичке утырмалар турында сөйләде, бәйләү буенча осталыкларын күрсәтте. Аларга борынгы сандыктагы түбәтәй, чабата, алъяпкыч, татар кызлары баш киеме калфак, милли сөлге, беләзек, алка кебек татар халкының милли кием һәм бизәнү әйберләре тәкъдим ителде. Оныклар әбиләре белән бергә «Йөзек салыш» һәм «Түбәтәй» халык уеннарында катнашты, мөнәҗәтләр, «Туган тел», «Күбәләгем» җырларын башкарды.

Бәйрәмгә татар халкының милли мәдәнияте, йолалары һәм гореф-гадәтләре турында сөйләүче «Күмәк эш – күңелле эш» дигән китап күргәзмәсе әзерләнгән иде. Монда һәркем үзе өчен нинди дә булса кызыклы нәрсә таба алды, мәсәлән, татар милли киемнәренең фотоматериаллары, туган телдә язылган китаплар – татар халык уеннары, җыр-биюләр, шулай ук балалар яратып укый торган татар халык әкиятләре.  

Чара дәвамында өлкән буын вәкилләре үзләренең яшьлек еллары истәлекләре белән уртаклашты, хәзерге иҗтимагый тормышта ирешелгән уңышлар белән чагыштырды. 

Поделиться: