«Бөек сугыш – Бөек Җиңү. Китапханә истәлекләр урыны буларак» Бөтенроссия китапханә проектлары бәйгесе (0+)

Бесплатно

Җәмгыятьнең игътибарын Россия тарихына, тарихи хәтерне саклауга җәлеп итү кысаларында, Россия Федерациясе Президентының 08.05.2024 314 нче санлы «Тарихи агарту өлкәсендә Россия Федерациясе дәүләт сәясәте нигезләрен раслау турында» Указы нигезендә Россиянең дәүләт тарихи китапханәсе Россия китапханәләр ассоциациясенең мәгълүмати ярдәмендә  «Бөек сугыш – Бөек Җиңү. Китапханә истәлекләр урыны буларак» дигән Бөтенроссия китапханә проектлары бәйгесе уздыра.

Бәйге биш елга бер тапкыр уза һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең юбилеена багышланды. Бәйге Бөек Ватан сугышы турында хәтерне саклау өлкәсендә китапханәләр эшенең алдынгы тәҗрибәләрен ачыклауга юнәлдерелгән. 
Бәйгене үткәрү китапханәләрнең сугыш турында «тере хәтерне» саклау буенча эшен активлаштырырга, китапханәләрне үз төбәкләрендә Бөек Ватан сугышы турында мәгълүмат җыю эшендә активрак катнашырга стимуллаштырырга, гаилә архивларын, очрашуларны, сугыш турында «тере хәтерне» саклаучы кешеләр белән әңгәмәләрне яздырырга һәм цифрлаштырырга мөмкинлек бирә.
Бәйге комиссиясенә 2020-2025 елларда башкарылган һәм озак вакытлы һәм даими характерга ия, бирелгән тема буенча китапханә эшләре тәкъдим ителә.
Номинацияләр:
Россия Федерациясе субъектлары үзәк китапханәләрендә башкарылган эшләр.
Шәһәр муниципаль китапханәләрендә башкарылган эшләр.
Авыл муниципаль китапханәләрендә башкарылган эшләр.
Балалар китапханәләрендә башкарылган эшләр. 
Бәйге нәтиҗәләре буенча финалчылар һәр номинация (12 финалчы) буенча өч дәрәҗә дипломнар белән бүләкләнәчәк. 
Бәйге 3 этапта узачак:
1 этап. 3 февраль – 15 сентябрь. Бәйге эшләрен кабул итү.
2 этап. Октябрь – ноябрь. Бәйге комиссиясе эше.
3 этап. Ноябрь. Бәйгегә нәтиҗәләр чыгару.
Информация о Конкурсе будет размещена на сайте Государственной публичной исторической библиотеки России (http://www.shpl.ru ) и на сайте РБА ((https://www.rba.ru/news/news_7561.html ).
Положение 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: