Китапханәләр өчен Д. А. Гранинның 100 еллыгына багышланган Бөтенроссия бәйгесе игълан ителде

Время проведения: С 01 марта 2019 года

2019 елның 1 гыйнварында язучы, җәмәгать эшлеклесе, Санкт-Петербургның мактаулы гражданины Даниил Александрович Гранинның (1919–2017) тууына 100 ел булды.

Бик күп еллар буена ул Россия милли китапханәсе белән тыгыз элемтәдә торган һәм хезмәттәшлек иткән.

Әлеге юбилей датасы уңаеннан, Россия китапханәләр ассоциациясе ярдәмендә Россия милли китапханәсе һәм Даниил Гранин мирасын популярлаштыру һәм саклау фонды РФ китапханәләре өчен бөтенроссия бәйгесе уздыру турында игълан итә. Ул китапханәләрнең Д.А.Гранин иҗатын популярлаштыру буенча актив эшчәнлек алып баруына ярдәм итүгә юнәлтелгән.

Оештыру комитеты Россия милли китапханәсенең Уку үзәге базасында формалаша, оештыру комитетының рәисе – Вера Викторовна Ялышева, Уку үзәге мөдире; Россия китапханәләр ассоциациясенең уку буенча Секциясе рәисе. Бәйгенең жюри составын Даниил Гранин мирасын популярлаштыру һәм саклау фонды директоры Марина Данииловна Чернышёва-Гранина җитәкли.

Бәйге өч номинациядә уздырыла:

«Мәдәни-танып белү чаралары» (уку конференцияләре, презентацияләр, диспутлар, бәйгеләр һ.б.);

– «Күргәзмәләр» (шул исәптән виртуаль);

– «Мәгълүмати ресурслар» (библиографик исемлекләр, методик материаллар, китапханә сайтындагы тематик сәхифәләр һ.б..).

Бәйге эшләренә таләпләр һәм башка тулырак мәгълүмат белән Бәйгенең Нигезләмәсендә таныша аласыз.

Эшләр granin-konkurs@mail.ru  почтасына җибәрелә. Гаризалар 2019 елның 1 мартыннан кабул ителә башлый.

Җиңүчеләр VIII Санкт-Петербург Халыкара мәдәни форум кысаларында оештырылачак «Даниил Гранин: Тормышы. Иҗаты. Хезмәте» («Даниил Гранин: Жизнь. Творчество. Служение») Бөтенроссия конференциясе (Санкт-Петербург, 2019 елның ноябре) вакытында бүләкләнәчәк.

Сезне дә бәйгедә катнашырга чакырабыз!

Уку үзәге сайтындагы Д.А.Гранинның 100 еллыгы елына багышланган материаллар.

Поделиться: