Шагыйрь Николай Рубцов иҗаты буенча төбәкара бәйге (12+)

И.В.Бабушкин исемендәге Вологда өлкә җәмәгать фәнни китапханәсе китапханә белгечләрен шагыйрь Николай Михайлович Рубцовның тууына 85 ел булуга багышланган «В душе огонь – и воля, и любовь…» исемле төбәкара бәйгедә катнашырга чакыра. Бәйге китапханәчеләрнең һөнәри компетенцияләрен үстерүгә юнәлтелгән күпьеллык «Кызыклы туган якны өйрәнү» методик проектының бер өлеше булып тора. 
Бәйгедә Россия һәм якын чит илләрнең барлык китапханәләре хезмәткәрләре катнаша ала, моның өчен хезмәткәрләр үз китапханәләрендә Вологда шагыйре Николай Рубцов иҗаты белән бәйле китап күргәзмәсе яки виртуаль күргәзмә үткәрергә һәм кызыклы итеп аны тәкъдим итәргә тиеш. 
Бәйгегә аерым яки төркемле эшләр кабул ителә. Бер катнашучы тәкъдим иткән эшләр саны чикләнмәгән. 
Бәйге эшләре 2020 елның 28 декабреннән 2021 елның 12 мартына кадәр кабул ителә, алар Нигезләмәгә ярашлы рәвештә әзерләнгән булырга тиеш.
Барлык бәйге материаллары папкага туплана, алар оешманың кыскартылган атамасы белән исемләнә, папка архивлаштырыла һәм «Конкурс_Рубцов» исеме белән оештыручы адресына җибәрелә: nikitinskayal@yandex.ru  яки  nshuv@bk.ru.
Бәйгегә нәтиҗәләр ясау һәм җиңүчеләрне билгеләү 2021 елның мартында узачак. 
Кушымта

Барлык сораулар буенча мөрәҗәгать итү өчен: 
ВОУНБ, методик эшләр бүлеге, 
тел.: (8172) 21-18-67;  
Шуванова Наталья Геннадьевна, nshuv@bk.ru;
Никитинская Любовь Лукинична, nikitinskayal@yandex.ru

 

Поделиться: