«Цифрлар заманында китапханәченең көндәлек тормышы» төбәкара фотобәйге (18+)

Бесплатно

2022 елның 24 гыйнварыннан «Цифрлар заманында китапханәченең көндәлек тормышы» дигән төбәкара фотобәйге игълан ителде. Оештыручысы – И.В.Бабушкин исемендәге Волгоград өлкә универсаль фәнни китапханәсе.

Бәйгегә китапханә хезмәткәре эшенең үзенчәлеген, әлеге һөнәрнең кызыклы якларын, шулай ук китапханәченең көндәлек тормышында булган катлаулы да, күңелле дә, мавыктыргыч, көтелмәгән, дулкынландыргыч мизгелләрен чагылдыручы гадәти булмаган сюжетлы автор фотолары кабул ителә. Интерьер һәм китап фондлары, укучылар, хезмәткәрләр, китапханәдә узучы теләсә кайсы вакыйга һәм чаралар фотоэшләрнең объекты була ала. 

Оештыручылар катнашучыларга үз эшләренә исем уйлап табарга һәм аңа фотоның сюжеты турында кыскача аңлатма да өстәп язарга тәкъдим итә. Фотолар В.Ф.Тендряков исемендәге яшүсмерләр мәгълүмати-китапханә үзәге порталында http://tendryakovka.ru/?page_id=31921 һәм «ВКонтакте» социаль челтәрендә «Библиогурман» төркемендә https://vk.com/bibliogurman урнаштырылачак.

Катнашучы бәйгегә эшләрне (эшләр саны 3тән артмаска тиеш) tendryakovka@yandex.ru адресына (хатның темасына: «На конкурс «Будни библиотекаря в цифровую эпоху» дип язарга) җибәрә ала.

Бәйгегә эшләрне кабул итүнең соңгы көне – 2022 елның 10 мае. Җиңүчеләр Дипломнар һәм призлар белән бүләкләнәчәк. 

Бәйгенең нигезләмәсе 

Поделиться: