«Китап хәтерендә сугыш мизгелләре» Төбәкара һөнәри бәйге (18+)

Бесплатно

2020 елның 1 мартыннан 1 октябренә кадәр китапханә хезмәткәрләре арасында Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган иң яхшы инновацион китапханә продуктына «Китап хәтерендә сугыш мизгелләре» төбәкара һөнәри бәйгесе уздырыла. Бәйгене «Татарстан Республикасы Менделеев муниципаль районы үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» мәдәният муниципаль бюджет учреждениесе һәм «Татарстан Республикасы Менделеев муниципаль районы башкарма комитетының мәдәният идарәсе» муниципаль казна учреждениесе оештыра.

Бәйгенең максаты: балалар һәм яшүсмерләрдә туган якка, аның тарихи үткәне һәм бүгенгесенә карата горурлык һәм мәхәббәт хисе тәрбияләүгә, Бөек Ватан сугышы турында әдәбият уку аша патриотик кыйммәтләрне раслауга этәргеч ясау.

Бәйге ике этапта үткәрелә:
1  нче этап  –  1 марттан алып 15 сентябрьгә кадәр эшләрне кабул итү. Таләпләргә туры килгән эшләр «Татарстан Республикасы Менделеев муниципаль районы ҮКС» МБУК Балалар китапханәсенең электрон почтасына: biblioznaika@mail.ru җибәрелә.

2 нче этап – 15 сентябрьдән 1 октябрьгә кадәр – нәтиҗәләр ясау, җиңүчеләрне билгеләү.

Бәйгедә теләге булган барлык балалар һәм яшүсмерләр белән эшләүче китапханәчеләр катнаша ала. Яше һәм яшәү урыны буенча чикләүләр юк. Бәйгедә катнашу өчен, балалар һәм яшүсмерләр өчен Бөек Ватан сугышы турында язылган китапны ачып салучы инновацион китапханә продукты әзерләп, тәкъдим итәргә кирәк.

Бәйге җиңүчеләре Дипломнар белән бүләкләнә. Калган барлык катнашучыларга рәхмәт хатлары тапшырылачак. Җиңүчеләр һәм катнашучылар «Китапханә – үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү чыганагы. Җиңүнең 75 еллыгы елында китапханәләр эше» дигән конференциягә чакырыла.

Белешмәләр өчен телефон: 8(85549) 2-06-09, 89872359641 (балалар белән эш буенча директор урынбасары Марготнова Ирина Александровна).

Бәйгенең нигезләмәсе

КАТНАШУЧЫНЫҢ ТЕРКӘЛҮ КАРТОЧКАСЫ

Фамилия, исем, әтисенең исеме (тулысынча)________________________
Яше__________________________________________________________
Яшәү урыны (регион, шәһәр, район, авыл)__________________________
Элемтә өчен телефон, E-mail:_____________________________________
Эш урыны, вазифасы____________________________________________
Эшнең исеме һәм формасы________________________________________

Бәйгене үткәрү шартлары белән таныш һәм шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә риза 

 

Поделиться: