«Тарихи хәтерне саклау буенча иң яхшы китапханә тәҗрибәләре…» халыкара бәйгесе (18+)

Россия дәүләт китапханәсе 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Бөек Ватан сугышы геройлары турында тарихи хәтерне саклау буенча иң яхшы китапханә тәҗрибәләре» дигән Халыкара бәйгедә катнашырга чакыра. 
Бәйгедә катнашу өчен дәүләт һәм муниципаль китапханәләре, фәнни һәм белем бирү оешмалары китапханәләре, иҗтимагый оешмалар һәм берләшмәләр китапханәләре, Россия Федерациясе, якын һәм ерак чит илләрнең башка оешмалары һ.б. китапханәләре чакырыла.  

Бәйгенең номинацияләре:
I номинация: «Җиңүчеләр»;
II номинация: «Иң яхшы тарихи интервью»;
III номинация: «Иң яхшы тематик чара»;
IV номинация: «Китапханә сайтында тәкъдим ителгән иң яхшы виртуаль күргәзмә».

Катнашу форматы: читтән торып.

Бәйге эшләре һәм гаризаларның кабул ителү вакыты: 2025 елның 9 гыйнварыннан 15 маена кадәр kutevana@rsl.ru электрон почтасына. Хатның темасында «Җиңү бәйгесе» һәм номинациянең саны күрсәтелә.

Тулырак сайтта

Нигезләмә

 

Поделиться: