И.А.Бунинның 150 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек буенча иң яхшы иҗади проектка бәйге (18+)

ТР социомәдәни һәм сәнгать өлкәсе белгечләренә өстәмә һөнәри белем бирү (квалификация күтәрү) институты И.А.Бунинның 150 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек буенча иң яхшы иҗади проектка республикакүләм бәйге игълан итә.

2018 елның 30 июлендә РФ Президенты В.Путин 2020 елда «И.А.Бунинның 150 еллыгын бәйрәм итү турындагы» Указны имзалады. Әлеге вакыйгага әзерлек кысаларында Нобель премиясенә ия булган язучыларыбызны популярлаштыру буенча иң яхшы иҗади проектка республикакүләм бәйге оештырырга карар кылынды.

Бәйгенең төп максаты –  Нобель премиясенә ия булган язучыларны популярлаштырырга ярдәм итүче иң яхшы инновацион китапханә эшләнмәләрен һәм технологияләрен барлау һәм тарату.

Бәйге биш номинациядә уздырыла:
1 нче номинация – Методик һәм библиографик кулланма әсбаплар
2 нче номинация – Электрон ресурслар буенча юл күрсәткеч

3 нче номинация – Буктрейлер
4 нче номинация – Китапханә чарасының сценариесе
5 нче номинация – Китапханә эшчәнлегенең башка юнәлешләре буенча инновацион проект.

Тулырак мәгълүматны 89053771093 телефоны аша белә аласыз. (Барейчева Римма Миңнәхмәтовна)

Бәйгенең нигезләмәсе, катнашу өчен гариза

Поделиться: