«Әдәби профи»: китапханәчеләр арасында китапнамәләр бәйгесе (18+)

Бесплатно

Хөрмәтле хезмәттәшләр!
Сезне «Әдәби профи» китапханәчеләр арасында Бөтенроссия китапнамәләр бәйгесендә катнашырга чакырабыз. Аны РФ Мәдәният министрлыгы ярдәмендә Россия дәүләт балалар китапханәсе оештыра. 

Бәйгенең максаты – китапханәчеләрдә балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр белән матур әдәбият нигезендә һөнәри юнәлештә  эшләүгә иҗади якын килү булдыру. 

Бәйге 2022 елның 15 июненнән 2022 елның 15 декабренә кадәр онлайн уздырыла. Индивидуаль һәм команда белән катнашырга мөмкин. 

Бәйгедә катнашу өчен 2022 елның 15 сентябренә кадәр «Әдәби профи» темасына өч минуттан да артмаган китапнамә җибәрергә кирәк. Анда персонажның һөнәре һәм эчтәлеге күрсәтелергә тиеш.
Китапнамә документаль, нәфис (уенлы), мультипликацион (рәсемнәрдән, пластилиннан, ком анимациясе техникасында, шәүләләр театры яки башка форматларда ясалган) була ала.
Ролик MP4 форматында эшләнгән, Облако yandex, Облако mail яки видеохостингка (youtube, rutube) урнаштырылган булырга тиеш.

Видеога сылтаманы «Әдәби профи» китапнамәләр бәйгесенә» дип күрсәтеп berezina@rgdb.ru адресы буенча җибәрергә кирәк булачак. Хатта түбәндәгеләрне күрсәтергә:
• Авторның фамилиясе, исеме, әтисенең исеме.
• Авторның вазифасы (тулысынча).
• Оешманың тулы исеме.
• Төбәк һәм торак пункт исеме (шәһәр, авыл).
• Катнашучының электрон адресы һәм телефоны.
• Китапнамәне эшләгәндә кулланылган әсәрнең авторы һәм исеме.

Бәйләү критерийлары:
– темага ярашлылыгы;
– әсәрнең яшькә туры килүе;
– эшнең үзенчәлеге, иҗади якын килү;
– тәкъдим ителгән һөнәргә карата кызыксыну уята алу-алмавы;
– китапны укып чыгу теләге барлыкка китерүе.

Жюри фикеренчә иң яхшы дип танылган китапнамәләр РДБК rgdb.ru сайтында 15 октября 2022 елның 15 октябрендә басылып чыгачак. 

2022 елның 15 октябреннән 30 октябренә кадәр тамашачылар үзләренә ошаган роликларга тавыш бирә алачак. 

2022 елның ноябрендә РФ китапханәләре өчен дискуссион фәнни-гамәли конференция уздыру кысаларында бәйгенең җиңүчеләре игълан ителәчәк. 

Тулырак мәгълүмат белән бәйгенең Нигезләмәсендә таныша аласыз 

 

Поделиться: