«Безнең тарих» IV Бөтенроссия яшьләр проектлары конкурсы (6+)

Бесплатно
Время проведения: 17.02.2020-09.05.2020

2020 елның 17 февраленнән 9 маена кадәр Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы хөрмәтенә, яшьләрдә Россия тарихына хөрмәт хисе тәрбияләү, Бөек Ватан сугышы геройларының батырлыгын популярлаштыру һәм тарихны бозып күрсәтергә тырышуга каршы тору максатларында, Россия Федерациясе Дәүләт Думасының Федераль Җыелышы ярдәмендә Белем бирү проектларына булышлык итү фонды «Безнең тарих» IV Бөтенроссия яшьләр проектлары конкурсы уздыра.

Бәйгенең темасы – «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел».
Анда 7-35 яшьлек Россия Федерациясе гражданнары катнаша ала. Бәйге гомумбелем бирү оешмалары укучылары (1-11 нче сыйныфлар), һөнәри белем бирү оешмалары студентлары, югары белем бирү оешмалары студентлары һәм аспирантлары, яшь белгечләр арасында үткәрелә.

Катнашучылар түбәндәге яшь төркемнәренә бүленә:
– 7-10 яшь;
– 11-14 яшь;
– 15-17 яшь;
– 18-35 яшь.
Бәйге номинацияләре Бөек Ватан сугышы геройларының батырлыкларына, аерым бер тарихи әһелләргә һәм вакыйгаларга, туганнар һәм сугышта катнашкан якташларга багышланган иҗади эшләр әзерләүне күзалдында тота. 
Бәйгенең беренче этабында катнашу өчен гаризалар 2020 елның 2 апреленә кадәр www.my-history.ru рәсми сайтында кабул ителә.
Бәйгенең финалы 2020 елның 7 маеннан алып 9 маена кадәр Мәскәүдә уздырылачак, анда белгечләр төркеме каршында яклау өчен иң яхшы эшләр авторлары чакырылачак. 

Бәйге турында өстәмә мәгълүматны 8-499-653-64-26, 8-916-839-41-78 телефоннары аша һәм бәйгенең рәсми сайтында алырга мөмкин.

Бәйгенең нигезләмәсе

Поделиться: