«Республика яшүсмерләр китапханәсе» ТР ДБМУ «ЧИ-тайм – укырга вакыт!» дигән укуны социаль рекламалау буенча яшьләр бәйгесе уздыра.
Бәйгенең максаты – яшьләрдә китап укуга кызыксыну уяту һәм яшьләр даирәсендә укуны алга җибәрү эшенә яшьләрне җәлеп итү. Бәйге 2022 елның 1 апреленнән 20 маена кадәр 2 этапта уздырыла. Бәйгедә катнашу өчен ике яшь төркемендә яшьләр чакырыла: – 14-18 яшь, – 19-25 яшь. Бәйгегә индивидуаль, массакүләм мәгълүмат чараларыннан һәм Интернеттан алынмаган, моңарчы бер җирдә дә басылып чыкмаган автор эшләре кабул ителә. Белешмәләр өчен телефон: (843) 523 55 09. Нигезләмәләр монда Бәйгедә катнашу өчен гариза үрнәге |