«ЧИ-тайм – укырга вакыт!» укуны социаль рекламалау буенча яшьләр бәйгесе (12+)

Бесплатно
Время проведения: 01.04.2022- 20.05.2022

«Республика яшүсмерләр китапханәсе» ТР ДБМУ «ЧИ-тайм – укырга вакыт!» дигән укуны социаль рекламалау буенча яшьләр бәйгесе уздыра. 

Бәйгенең максаты – яшьләрдә китап укуга кызыксыну уяту һәм яшьләр даирәсендә укуны алга җибәрү эшенә яшьләрне җәлеп итү.

Бәйге 2022 елның 1 апреленнән 20 маена кадәр 2 этапта уздырыла. 

Бәйгедә катнашу өчен ике яшь төркемендә яшьләр чакырыла:
– 14-18 яшь,
– 19-25 яшь.
Бәйгегә индивидуаль, массакүләм мәгълүмат чараларыннан һәм Интернеттан алынмаган, моңарчы бер җирдә дә басылып чыкмаган автор эшләре кабул ителә.

Белешмәләр өчен телефон: (843) 523 55 09.

Нигезләмәләр монда

Бәйгедә катнашу өчен гариза үрнәге 

Поделиться: