«Орфей» әдәби берләшмәсе

«Орфей» әдәби берләшмәсе Яр Чаллы шәһәрендә 1971 елда барлыкка килә. Һәм тиз арада илебездә танылып та китә. Моның сәбәпләре була. Беренчедән, «Орфей» утырышларында һәрвакыт журналистлар катнаша. Бөтен СССР киңлекләреннән җыелган иҗади эшче яшьләрнең романтикасы бөтенсоюз һәм җирле басмаларны, телевидение һәм радио редакцияләрен үзенә җәлеп итә. Шулай итеп, «Орфей» әгъзалары зәңгәр экраннарда, газета һәм журнал битләрендә, шигъри җыентыкларда даими күренә башлый. Икенчедән, әлеге берләшмәгә чыннан да талантлы, кыю характерлы, үткен яшьләр җыела. «Орфей» ның беренче җитәкчесе итеп яшь прозаик Валерий Суров сайлана.

Шәһәребезнең мәдәни һәм иҗади атмосферасын тудыруда әдәби берләшмәнең роле зур. КамАЗ төзелеше вакытында күп кенә мәскәү әдәби журналлары («Новый мир», «Молодая гвардия»), шулай ук республика басмалары һәм шәһәр газеталары берләшмә әгъзаларының шигырь, хикәя һәм очеркларын бастыра. «Орфей» күп кенә яшь үсеп килүче авторларга профессионал язучы булып китәргә ярдәм итә. Анда чаллылыларның тәүге китаплары басылып чыга  («Лебеди над Челнами» һ.б.), «орфей»чыларның берничә буыны А.М. Горький исемендәге Әдәбият институтын уңышлы тәмамлый.

Автогигант төзелә башлагач та, Чаллы җирлегендә Эду­ард Касыймов, Валерий Суров, Газиз Кашапов, Петр Прихожан, Рус­лан Галимов, Мәхмүт Газизов, Ва­лерий Хатюшин, Нәҗип Мадьяров, Кадыйр Сибгатуллин, Фирдәвес Бәширова, Борис Казаков кебек танылган язучылар барлыкка килә. Шулай ук Евге­ний Кувайцев, Юрий Малков, Хәниф Хөснуллин, Инна Лимонова, Нина Грязнова, Мансур Сафин, Равил Вәлиев, Рина Асылбаева, Владимир Лавришко, Юрий Котов, Викторин Максимов, Сәлиә Шәрипова исемнәре күренә башлый.

Әлеге язучылар барысы да Чаллы якларына төзелеш башлангач күченеп килә һәм төрле эшче һөнәрләрне үзләштерә, шул ук вакытта иҗат та итә.

Чаллы әдәби берләшмәсенә йөрүчеләр егерме еллап танылган якташыбыз, Г.Р.Державин исемендәге республика әдәби премиясе, «Ладога» Бөтенроссия әдәби премиясе лауреаты, шагыйрь Николай Алешков җитәкчелегендә эшли.

Бу шәһәрдә язучылар оешмасы оештыруга нигез була.

Яр Чаллы шәһәре язучылары (шул исәптән,  «ОРФЕЙ» әдәби берләшмәсе әгъзалары)

Поделиться: