Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең Яр Чаллы бүлеге

Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең Яр Чаллы бүлеге РСФСР Язучылар берлеге идарәсе карары белән оештырылды.

1980 елның 8 гыйнварында Яр Чаллының яңа язучылар оешмасы, Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге ачылу уңаеннан, «Энергетик» мәдәният сараенда Чаллы төбәге язучыларының тантаналы җыелышы узды. Анда Язучылар берлеге, әдәби берләшмәләр әгъзалары, Чаллы, Түбән Кама, Алабуга шәһәрләренең «КамАЗ» автогиганты һәм Түбән Кама сусаклагычы төзелешләрендә, Түбән Каманың эре химия оешмаларында эшләүче иҗади яшьләр җыелды.

Әлеге җыелышта ТАССРның Язучылар берлеге идарәсе рәисе, СССРның Югары Советы депутаты Гариф Ахунов, ТАССРның Язучылар берлеге идарәсе рәисе урынбасары Фәрваз Миннуллин, КПССның татар мәдәният бүлеге инструкторы, Алабуга дәүләт педагогия институты ректоры Тәлгать Галиуллин һәм Яр Чаллы Башкарма комитеты вәкилләре катнашты.

ТАССРның Язучылар берлеге исеменнән кереш сүз белән җыелышны Гариф Ахунов ачып җибәрде. Ул Яр Чаллы төбәге әдәби берләшмәләрендә СССРның Язучылар берлеге әгъзасы Фәннур Сафин, Нәҗип Мадьяров, Әхмәт Гадел, Кадыйр Сибгатуллин кебек талантлы язучылар үсеп чыгуын ассызыклады, талантлы яшьләрнең әдәбиятка киләчәктә тагын да күбрәк тартылачагы хакында әйтте.

Соңыннан яңа язучылар оешмасының җитәкчеләрен сайлаулар булып узды. Яр Чаллы язучылар оешмасының составына бюроның җаваплы секретаре, прозаик Эдуард Касыймов, шулай ук бюроның ике әгъзасы – шагыйрь Кадыйр Сибгатуллин һәм тәнкыйтьче Тәлгать Галиуллиннар сайланды.

Шәһәр оешмалары исеменнән котлау сүзе белән Башкарма комитет рәисе урынбасары Г.С.Хәкимова һәм КПССның шәһәр комитетының пропаганда һәм агитация бүлеге мөдире Н.С.Акепсимова чыгыш ясады. Алар җыелышта катнашучыларны әлеге истәлекле вакыйга белән тәбрик итте һәм иҗат уңышлары теләде.

Оешманың беренче җитәкчесе – Эдуард Касыймов. СССР һәм Татарстан Республикасы Язучылар берлекләренә Р.Бәшәр, Н. Алешков, Р. Вәлиев, И. Лимонов, Г. Кашапов, Р. Хисмәтуллин, Р. Гәрәй, Я. Игәнәй, В. Имамов, Ф. Дунай, Х. Хуснуллин һәм башка шагыйрь һәм язучылар әгъза итеп алынды.

Хәзерге вакытта оешма Яр Чаллы шәһәре, Тукай, Менделеевск, Түбән Кама, Алабуга, Минзәлә, Актаныш районнарының 40 тан артык шагыйрь һәм язучысын берләштерә.

Чаллы язучылары оешмасы һәм «Ләйсән», «Орфей» әдәби берләшмәләре тарафыннан 800дән артык китап һәм җыентык бастырып чыгарылды.

Оешма белән Разил Вәлиев (1981–1984), Ямаш Игәнәй (1986–1987), Газиз Кашапов (1988–1989), Рахмай Хисмәтуллин (1989–1997), Вахит Имамов (1997-2015), 2015 елдан Факил Сафин җитәкчелек итә.

Поделиться: