«Лебедь» әдәби иҗат берләшмәсе

«Лебедь» әдәби иҗат берләшмәсе үз ишекләрен 2015 елда ача. Яңа әдәби берләшмә ачу идеясен Ольга Владимировна Кузьмичева-Дробышевская тәкъдим итте. А.М. Горький исемендәге Әдәбият институты каршындагы Югары әдәби курсларны тәмамлаганнан соң, ул әлеге идеясе белән «КАМАЗ» мәдәният йортына килә һәм аңа директор Динара Динушова теләктәшлек белдерә. 
Әдәби берләшмәгә элеккеге орфеевчылар һәм шигырь, проза язучы яңа буын вәкилләре керә. Берләшмәнең исеме матур һәм мәгънәле сүзләргә ия. Шәһәр мәдәният идарәсе, «КАМАЗ» мәдәният йорты администрациясе, Россия Язучылар берлегенең Татарстан бүлеге ярдәме белән «Лебедь» әдәби берләшмәсе менә берничә ел инде «Чаллы өстендә аккошлар» төбәк әдәби бәйгесе уздыра. Бәйгенең максаты – яңа талантлар эзләү.  
Лебедь әдәби берләшмәсе әгъзалары әсәрләре республика вакытлы һәм электрон матбугатында басылып чыга. Роза Гобәйдуллина үзенең беренче шигъри җыентыгын нәшер итәргә әзерли. Розаның шигырьләре «Вести КамАЗа» газетасында берничә тапкыр басылып чыга, ул заводларның берсендә эшли. Күптән түгел аның сайланма әсәрләре Әдәби институт сайтында «Золотые соты» электрон журналында басылып чыкты. Шунда ук берләшмәнең башка әгъзаларының шигырьләре дә бастырыла: Равилә Әхмәтҗанова, Вячеслав Крапивин, Илья Щербинин, Наталья Первова. 2017 елда әдәби берләшмәгә килгән яңа талант ияләре бүген беренче иҗади адымнарын ясый: Юрмет Нагиев һәм күрмәүче һәм начар күрүчеләр балалар өчен махсус мәктәбендә укучы япь-яшь кыз Валерия Голубева. Валерия «Чаллы өстендә аккошлар» бәйгесенең ике номинациясендә – шигърият һәм прозада бер үк вакытта лауреат була, ә Юрмет – Халыкара Язучылар берлеге (Мәскәү) уздырган «Мәрхәмәтлек» халыкара әдәби бәйгесе җиңүчесе. Юрмет Нагиев җиңү нәтиҗәсендә беренче проза китабын нәшер итү өчен грантка тәкъдим ителде. 
Берләшмә әгъзаларының күп шигырьләре бәйрәм мәйданчыкларында сәхнәдә яңгырый һәм аларны халык яратып тыңлый. Студиядәгеләр шулай ук башка шагыйрьләрнең дә шигырьләрен укый.

 

Поделиться: