Танылган язучылар Яр Чаллы шәһәрендә

Нур БаянЯр Чаллы шәһәренең КАМАЗ чорына кадәрге тарихы егерменче гасыр уртасы язучылары Нур Баян (1895–1945) һәм Софья Радзиевская исемнәре белән бәйле.

Танылган татар шагыйре Нур Баян Яр Чаллы шәһәренә КПССның өлкә карары буенча килә һәм яңа чыга башлаган «Трактор» район газетасының беренче редакторы була. Сонрак газета «Коммунизм байрагы», «Знамя коммунизма», «Челнинская газета», «Челнинские известия» дигән исемнәр астында басылып чыга.

Яр Чаллыда эшләү дәверендә Нур Баян, мондагы тормыш белән якыннанрак таныша, үзенең күренекле  «Симфония полей», «Дождливая ночь», «Роберт» (балалар өчен) поэмаларын һәм дистәләгән лирик шигырьләрен, публицистика әсәрләрен иҗат итә.

Софья РадзиевскаяЯзучы Софья Радзиевская Яр Чаллыда Бөек Ватан сугышы еллары чорында яши. Ул 1942–1944 елларда Яр Чаллы элеваторында хезмәт куя. Хайваннар дөньясы турындагы сокландыргыч әсәрләре язучының Чаллы төбәгендәге күзәтүләре нәтиҗәсендә туган.

КАМАЗ төзелеше башланганчы, Яр Чаллы төбәге әдәби талантлар белән бик мактана алмый. Бары тик якын-тирәдән үтеп киткән язучылардан Александр Радищев, Антон Чехов, Владимир Немирович-Данченко, Осип Мандельштам, Лариса Рейснер, Всеволод Вишневский, Маргарита Алигерларның исемнәрен атарга була.

Осип Мандельштам1797 елның 21 маенда Александр Радищев «Дневнике возвращения из Сибири» әсәрендә болай дип язып калдырган: «Снявшись с якоря перед восхождением Солнца, проплыли мимо Челнов, потом мимо села Бетьки на левой же стороне. Тут река, поворотив налево, проходит от Елабуги, лежащей на правом берегу в двух верстах от Камы…»

Ә Осип Мандельштамда Кама ярларының сокландыргыч табигате әлеге шигырь юлларын тудырган:

                                                                   КАМА

Как на Каме-реке глазу темно, когда

На дубовых коленях стоят города.

В паутину рядясь, борода к бороде

Жгучий ельник бежит, молодея, к воде.

Упиралась вода в сто четыре весла –

Вверх и вниз на Казань и на Чердынь несла.

Так я плыл по реке с занавеской в окне,

С занавеской в окне, с головою в огне.

А со мною жена пять ночей не спала,

Пять ночей не спала, трёх конвойных везла.

***

Я смотрел, отдаляясь на хвойный восток,

Полноводная Кама несла на буёк.

И хотелось бы гору с костром отслоить,

Да едва успеваешь леса посолить.

И хотелось бы тут же вселиться, пойми,

В долговечный Урал, населённый людьми,

И хотелось бы эту безумную гладь

В долгополой шинели беречь, охранять.

май, 1935

Поделиться: