Яр Чаллы шәһәренең КАМАЗ чорына кадәрге тарихы егерменче гасыр уртасы язучылары Нур Баян (1895–1945) һәм Софья Радзиевская исемнәре белән бәйле.
Танылган татар шагыйре Нур Баян Яр Чаллы шәһәренә КПССның өлкә карары буенча килә һәм яңа чыга башлаган «Трактор» район газетасының беренче редакторы була. Сонрак газета «Коммунизм байрагы», «Знамя коммунизма», «Челнинская газета», «Челнинские известия» дигән исемнәр астында басылып чыга.
КАМАЗ төзелеше башланганчы, Яр Чаллы төбәге әдәби талантлар белән бик мактана алмый. Бары тик якын-тирәдән үтеп киткән язучылардан Александр Радищев, Антон Чехов, Владимир Немирович-Данченко, Осип Мандельштам, Лариса Рейснер, Всеволод Вишневский, Маргарита Алигерларның исемнәрен атарга була.
1797 елның 21 маенда Александр Радищев «Дневнике возвращения из Сибири» әсәрендә болай дип язып калдырган: «Снявшись с якоря перед восхождением Солнца, проплыли мимо Челнов, потом мимо села Бетьки на левой же стороне. Тут река, поворотив налево, проходит от Елабуги, лежащей на правом берегу в двух верстах от Камы…»