Россия Язучылар берлегенең Татарстан бүлеге филиалы (Россия Язучылар берлегенең Татарстан бүлеге)

Россия Язучылар берлегенең Татарстан бүлеге – 1999 елның 15 апрелендә инициатив оештыру төркеме карары белән барлыкка килде. Анда Чаллы төбәгендә яшәүче биш Россия Язучылар берлеге әгъзасы: Николай Алешков, Мансур Сафин, Владимир Кирилёв, Нина Шишкина, Наталья Вердеревская катнашты. Юридик зат буларак дәүләт теркәвен оешма 1999 елның сентябрендә алды.

Оешманың беренче җитәкчесе итеп Н.Алешков сайланды. Соңрак Россия Язучылар берлеге бүлегенә автокаладагы «Орфей» дип аталган әдәби берләшмә әгъзалары Евгений Прохоров, Марат Бәдретдинов, Алла Орехова, Анна Барсегян, Сергей Волков-Тагилин, Ольга Кузьмичева, Вера Хәмидуллина һәм башка талантлы язучы чаллылылар кушылды.

Язучылар оешмасы нәшрият эшчәнлеге белән шөгыльләнә. Аның ярдәмендә җирле профессиональ һәм яшь язучыларның 200 дән артык китабы дөнья күрде. Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты финанс ярдәме һәм заказы буенча «Чаллы биографияләре» («Челнинские биографии») исемле китаплар сериясе басылып чыкты. Аларда Кама буенда урнашкан кечкенә генә гади шәһәрчекне Татарстанның һәм Россиянең эре индустрия һәм мәдәният үзәгенә әверелдергән замандашларыбыз турындагы язмалар урнаштырылган. Шулай ук Татарстан Республикасы эшлекле элитасының өч томлык «Меңъеллыклар кисешкәндә» ( «На стыке тысячелетий»)  дигән энциклопедиясе нәшер ителде.

Россия Язучылар берлегенең Татарстан бүлеге базасында «Якташлар» («Земляки») иҗади концерт берләшмәсе оештырылды. Алар катнашында әдәби-музыкаль, китап тәкъдир итү кичәләре, укучылар белән очрашулар уза.

 

Россия Язучылар берлегенең Татарстан бүлеге филиалы. Җитәкчесе Николай Петрович Алешков.

Адресы:

423809, Татарстан Республикасы, Яр Чаллы шәһәре, Яңа шәһәр 8/03.

Телефон: (8552) 58-13-71.

Поделиться: