Россия Язучылар берлегенең төбәк бүлеге филиалы (Россия Язучылар берлегенең Татарстан бүлеге)

Россия Язучылар берлегенең төбәк бүлеге филиалы (Россия Язучылар берлегенең Татарстан бүлеге) – 1996 елда Пресс-рам заводы инженеры Борис Васильевич Казаков җитәкчелегендәге «Маяк» әдәби берләшмәсе базасында бер төркем яшь язучылар – камазлылар инициативасы белән төзелә. Беренче җитәкчесе итеп талантлы прозаик һәм публицист Б.Казаков сайлана. Соңрак Михаил Волостнов, Виталий Малокость, Надежда Камышева, Михаил Гоголев, Сания Шәвәлиева, Владимир Шрамко, Светлана Попова һәм башкалар Россия Язучылар берлеге әгъзалары булды.

Шушы вакыт эчендә алар тарафыннан йөздән артык шигырь һәм проза китаплары нәшер ителде, күп кенә авторлар дәрәҗәле әдәби премияләр лауреатлары булды. Мәсәлән, Михаил Волостнов – Халыкара «Москва-Пенне» премиясе, Борис Казаков – Константин Симонов исемендәге Бөтенроссия премиясе, Михаил Гоголев һәм Мансур Сафин – Егор Уткин исемендәге Татарстан Язучылар берлеге премиясе ияләре.

Россия Язучылар берлегенең төбәк бүлеге филиалы җитәкчесе Михаил Николаевич Гоголев

Адресы: 423823, Татарстан Республикасы, Яр Чаллы шәһәре, Яңа шәһәр 17/01, 461 нче фатир.

Телефоннар: (8552) 44-65-21, 35-96-49, 8 902 719 1416

Электрон почта mixailqoq@km.ru

Поделиться: