Литературные объединения

Литературно-творческое объединение «Лейсян»

 

 

 

 

История литературно - творческого объединения «Лейсян»

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Роза Галимулловна ХАМИДУЛЛИНА,
С 2007 года руководитель литературного объединения «Лейсян»,
Заслуженный работник Республики Татарстан

ЖИВА ПАМЯТЬ – ЖИВА И ИСТОРИЯ
«Творчества писателей Набережных Челнов»

Город Набережные Челны Республики Татарстан является вторым литературным центром республики. В 2023 году исполнилась 60 лет со дня образования литературного объединения «Лейсян», которое собирает молодых любителей пера!
Литературное объединение «Лейсян», прославившееся своей творческой активностью и прекрасными произведениями, было создано в Набережных Челнах в 1963 году. Даже в те времена, когда люди разных профессий жили в холодных, тесных вагончиках и строили КамАЗ, литературное объединение не прекращало свою деятельность. В «Лейсян»е писатели по-прежнему прокладывали себе путь в большую литературу. Ханиф Хуснуллин, Мударрис Аглямов, Разиль Валеев, Махмут Газизов, Равиль Валеев, Ямаш Иганей, Мансур Сафин, Альберт Сафин, Факиль Сафин, Рафис Салимзянов, Вахит Имамов и  многие другие поэты и писатели стали известными  именно в литературном объединении «Лейсян», получив здесь литературное закаливание и впоследствии заслужив признание своего таланта.
На этом месте хочется заглянуть в литературную летопись Набережных Челнов. В 1970-1980-е годы частыми гостями строящегося КамАЗа были многие писатели из Москвы, из столицы нашей республики Казани. Московские журналы «Новый мир», татарстанский «Казан утлары» («Огни Казани») берут шефство над молодыми писателями города. С тех пор на рабочих площадях, в красных уголках общежитий  проходят разнообразные вечера и мероприятия с именитыми гостями. Представители «Лейсян»а прославили Набережные Челны и КАМАЗ по всей стране, приняв участие в издании коллективных сборников при редакциях журналов «Новый мир», «Казан утлары», «Идель». А в сентябре 1971 года на страницах столичного журнала «Новый Мир» появилась отдельная рубрика «Набережные Челны». В ней стали публиковаться стихи, очерки и другие материалы об ударном Всесоюзном комсомольском строительстве. В московском издательстве «Известия» вышла первая книга «Набережные Челны», в которой были собраны переводные произведения местных татарских писателей Мударриса Аглямова, Равиля Валеева и других авторов, опубликованных в журнале «Новый мир» в 1974-1975 годах. Затем в 1975 году в Татарском книжном издательстве вышла книга «Чаллы таңнары» («Челнинские зори»), в которой собраны очерки и новеллы, посвященные первым строителям КамАЗа и Нового города (составитель – писатель Эдуард Касимов), а в 1979 году вышел коллективный сборник стихов «Юность моя – Набережные Челны» (составитель – Равиль Лутфуллин). В сборник вошли стихи Раисы Фахразиевой, Кадира Сибгатуллина, Танзили Сагитовой, Салимы Шариповой, Альфии Ситдиковой, Фираи Халиуллиной, Венеры Хабибрахмановой, Рахима Хисамутдинова, Ханифа Хуснуллина, Насиха Тазиева, Расима Абдуллина, Ямаша Игенея, Рашита Хайретдинова, Равиля Валеева, Фирдаус Башировой.
В 1980 году начало работать Набережночелнинская писательская организация СССР. Создание этого подразделения связано со строительством гигантского КамАЗа. Разумеется, создать организацию на пустом месте было бы невозможно, так что она возникла на базе существовавших в регионе литературных объединений «Лейсян» и «Орфей».
Имена многих талантливых личностей, оставивших яркий след в нашем крае, возрождаются в памяти, становятся близкими, знакомыми: Эдуард Касимов, Газиз Кашапов, Ямаш Игеней, Фаннур Сафин, Махмут Газизов, Рахмай Хисматуллин… И еще Кадыр Сибгатуллин, Альберт Сафин, Назип Мадьяров, Загира Гумерова, Ирек Диндаров, Шамиль Шайдуллин…  
Сегодня мы гордимся выдающимися писателями, которые привлекают современного татарского читателя своим прекрасным творчеством: Факиль Сафин, Айдар Халим, Фаузия Байрамова, Мансур Сафин, Вахит Имамов, Рашит Башар, Данис Хайруллин, Рафис Салимзянов, Галиахмет Шахи, Нияз Валеев, Амур фалях, Айрат Суфиянов, Вера Хамидуллина, Мирхади Разов, Разина Мухияр, Сирень Якупова, Зулейха Мингазова и многие другие писатели. В творческом объединении немало юношей и девушек поднялись сегодня на самые высокие вершины татарской литературы.
Вот уже прошло шестьдесят лет с тех пор, как Литературное творческое объединение «Лейсян» живёт и трудится. Сплотив вокруг себя творческие силы Прикамья, он стал для многих литературной школой. Молодые и начинающие писатели прежде всего здесь набираются сил, чтобы подняться на новые творческие высоты.
В начале XXI века вышли в свет книги «Ләйсән тамчылары», 2007, «Лейсян» – колыбельная мелодия», 2009, «Моң дулкынында»,2011, «Әдәби Чаллы» («Литературные Челны», 2014), «Әдәби Чаллы күгендә» («Литературные Челны», 2022), призванные познакомить читателей с образцами творчества литовцев.
Работа по сбору материалов о членах литературного объединения «Лейсян», стоявших у истоков челнинской писательской организации ведётся постоянно. Свидетельством тому является недавно изданная на русском языке книга «Антология челнинской поэзии», объединившая произведения 192 талантливых поэтов.
Отделение Союза писателей города Набережные Челны, являющееся одной из молодых творческих организаций Татарстана, с каждым днем укрепляется и обогащается новыми талантами. У него прекрасные традиции. Здесь торжественно отмечаются памятные дни любимых сынов татарского народа: великого классика Габдуллы Тукая, поэта-героя Мусы Джалиля, которые становятся общегородскими праздниками не только для писателей, но и для всех наших сограждан. В местах установки памятников проводятся различные литературно-культурные мероприятия, на площадках собираются воспитанники детских садов, школ, институтов.
Татарские писатели повсюду желанные гости – в детских садах, учебных заведениях, библиотеках. В целях более тесного знакомства читателей с писателями в культурно-досуговых центрах города проводятся различные мероприятия: книжные выставки, юбилейные вечера, творческие отчёты, презентации книг. В центре этих мероприятий, конечно же, стоят живущие в городе литераторы, а рядом с ними и члены литературного творческого объединения «Лейсян».
Литературное творческое объединение «Лейсян», стоявшее у истоков челнинской писательской организации и объединившее литературно-творческие силы региона, и сегодня радует читателей новыми произведениями, внося свой достойный вклад в сокровищницу татарской литературы.
Лейсяновцы активно издают книги со своими поэтическими и прозаическими произведениями. Например, Равиль Мустафин, уже в семидесятых годах начавший свое творчество в литературном объединении «Лейсян», сегодня является автором одиннадцати книг, завоевавших сердца читателей. Ныне автор более десятка книг и пьес – Зифа Кадырова. Стихи же Зульфии Нигмановой, Кадрии Наиль, Асии Хасановой, Рафика Сафина перешли в песни. Рушания Гилязова – автор пяти книг стихов, рассказов, басен для детей и взрослых.
Мы гордимся творчеством наших лейсяновцев Зульфии Жиган, Флеры Кулахмет, Фариды Сахабиевой, которые также являются поэтами-песенниками и самодеятельными композиторами. В литературном творческом объединении есть и такие талантливые люди, как работники КамАЗа Айрат Шайхутдинов, Рамиль Шамсутдинов, Накия Динмухаметова, Гулия Гилязова, артистка Гульфия Файзрахманова, бухгалтеры-экономисты Гульнара Ахметшина, Гульназ Хасанзянова, продавец   Миляуша Салахова, повар  Гульсина Тухбатуллина, журналист Гульсария Басырова, воспитатель Регина Миргалимова, работник культуры Гузалия Исламова, учителя Забир Халимов, Зинфира Каримова, Дильбар Ахатова, Файруза Шарипова, спортсмен Фанис Нуретдинов, военнослужащие Рим Гильмутдинов, Разиф Давлет-Бикбау, врач  Флорит Хамитов и другие.
Все новые и новые авторы продолжают искать свое место на литературной арене. У каждого есть своя судьба, у каждого свое место. Одни могут оказаться на страницах истории в десятках сборников, а другие – в одних стихотворных строках. Никто пока не может точно сказать, кто и в каком количестве стоит в мире литературы. Время покажет насколько совершенны и востребованы их произведения.
В заключение будем надеяться, что дальнейшая работа по сбору материалов о писателях нашего региона будет активно продолжаться. Хочется и в дальнейшем видеть Набережночелнинскую писательскую организацию постоянно развивающейся, масштабной творческой площадкой.

История литературно - творческого объединения «Кама таңнары»

Балкый Кама утлары

Үткән гасырның алтмышынчы еллары… Кая карама краннар…краннар…Алар шәһәр буласы урында – басу киңлегендә  дә, нефтехимия корпуслары калкачак – тау башында да колачын җәйгән…  Төзүчеләре  – йөрәкләре энтузиазм белән тулы яшьләр! Кирәк булса, көнне төнгә ялгап эшләүче фидакарь җанлы  романтиклар!

 Шулай бит ул бездә, зур төзелеш башланса, шунда ук яңа җыр да яңгырый, каләм тибрәтүчеләр дә барлыкка килә. Безнең шәһәребездә дә каләм тавышлары көчәйгәннән көчәя, ныгыганнан-ныгый бара.

1965 елда мөстәкыйль Түбән Кама районы оешкач, рус телендә “Ленинская правда”, татар телендә “Ленин нурлары” гәҗитләре чыга башлый. Һәм шул ук елны “Ленин нурлары” газетасы каршында әдәби түгәрәк оеша. Җитәкче итеп үзе дә шигырьләр язучы Камил Гыйльмуллин билгеләнә. Камил Гыйльмуллин 1929 нчы елның 17 гыйнварында Бондюг районы Камай авылында дөньяга килә. Әсән ветеринария техникумын тәмамлаганнан соң Бондюг һәм Морт авылларында мал врачы булып эшли. Шул елларда Алабуга укытучылар институтында белемен күтәрә. Диплом алгач бөтен гомерен яшь буынны тәрбияләүгә багышлый. 1965 елдан шәһәребездәге 44 нче һөнәр көллиятендә тәрбия эшләре буенча директор урынбасары һәм өченче кичке гомуми урта белем бирүче мәктәп директоры булып эшли. Татарстанның атказанган укытучысы исеменә лаек була, “Отличник МВД СССР” билгесе белән бүләкләнә. Камил ага балалар психологиясен яхшы белә. Шуңа күрәдер, мөгаен, аның шигырьләре 3 нче һәм 4 нче сыйныф балалары өчен чагарылган “ Татар теле һәм уку китабы” дәреслекләренә кергән. Камил Гыйльмуллинның балалар һәм өлкәннәр өчен нәшер ителгән “Кояш күчтәнәче”, “Сабыйларга бүләгем”, “Гомерем дисбеләре”, “Тормышым чаткылары” исемле китаплары дөнья күрде. Республикабыздан читтә дә танылу алган “Мунча ташы” юмор театрын оештыручыларның берсе – безнең берләшмә әгъзасы Камил ага Гыйльмуллин икәнлеген әйтеп үтәргә кирәк. Тырыш, эзләнүчән Камил ага “Кама таңнары” әдәби берләшмәсенең уңдырышлы туфрагына сыйфатлы орлыклар утыртып калдыра. Бик күп каләмдәшләребез аның юлламасы белән беренче тапкыр әдәби берләшмәнең ишеген ачтылар. Моңа дәлил итеп һәммәбезгә таныш, яраткан шагыйребез Рифкать Гаян улы Имаевның исемен әйтеп үтү дә җитәдер.

Камил ага гомеренең соңгы көненә кадәр әдәби берләшмә белән элемтәдә булды, төпле фикерләре, акыллы киңәшләре белән ярдәм итеп торды.

Кыйбла җилләре искәндә

Рәхмәтулла Хисмәтулла улы Хисмәтуллин – матур табигате җырларга күчкән Актаныш районының бик тә татарча яңгырашлы Әнәк авылында 1934 елның 25 сентябрендә игенче гаиләсендә дөньяга килә. 1952 елда – Пучы урта мәктәбен, 1958 елда Казан дәүләт университетының физика-математика факультетын тәмамлаган Рәхмәтулла Хисмәтулла улының язмышы үзе сайлаганча була: буразнадан чыккан авыл малае гомере буе хыялый, фантаст җанлы, шигърияткә илаһи итеп караучы, әдәбият-халык тарихын үз йөрәге аша үткәреп, янып яратучы, тумыштан шагыйрь-әдип,  шул ук вакытта фәнгә, бөек ачышларга, үзгәрешләргә сабыйларча мөкиббән ышанучы буын вәкиле. Эше-һөнәре дә үзе сайлаганча төгәл фәннәр, кибернетика, университетның хисаплау үзәгендә программист. Тик күңелеңә сандугач оялагач нишлисең, Рахмай Хисмәтуллин дипломлы физик- математик булуына карамастан, башта Питрәч аннан Азнакай район газеталарында, соңрак Казанда «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») журналында эшли. Журналист,  яшь шагыйрь булып таныла башласа да, ул һаман эзләнә, тынгысыз язучыны төзелеш мәйданнары, төрле һөнәр ияләренең, төрле оешмаларның тормышлары кызыксындыра. Бу юлы инде Түбән Кама, химия заводлары, нәкъ менә шагыйрь үзе генә ышанганча, ул  якны “гаҗәеп матурлаячак яңалыклар”, техника һәм фән бәхете! “Нефтехим” берләшмәсендә хезмәткәр, экономист, мәдәният сарае каршында эшләп килүче халык театры режиссеры, өлкә газетасының үз хәбәрчесе вазыйфалары…  Рахмай, үзе кебек үҗәт энтузиастлар – Айдар Хәлим, Фәннүр Сафин, Фәтхулла Абдуллин, Мизхәт Хәбибуллиинар белән “Кама таңнары” әдәби берләшмәсен оештыра, авылларда йөреп борынгы китаплар, кулъязмалар эзли, тарих белән кызыксына, “Кама таңнары” әдәби берләшмәсенә җитәкчелек итә. Төпле фикерле, үз сүзен ярып әйтә белүче,  берләшмә әгъзаларын бергә туплап торучы, кирәк чакта ярдәм кулын сузучы җитәкче була ул. Һәм, ниһаять, шашкын йөрәк биредә дә үз майданын таба,  төбәк халкына милли тәрбия учагы булган, татар мәдәнияте, сәнгатен пропагандалау үзәгенә әйләнгән, яшь әдипләр, артистлар, музыкантлар, Азат Зиатдинов, Шәмси Закиров, Флер Гайнемхәмәтовлар кебек, чая, милли егет-кызлар тупланган “Җидегән Чишмә”! Егерме ел гомере Түбән Камада  кайнап уза Рахмайның һәм аның бу изге эшен күпләр тәкъдир итә: Сибгат Хаким, Гомәр Бәширов кебек аксакаллар, Гариф Ахунов, Аяз Гыйләҗев, Мөхәммәт Мәһдиев, Равил Фәйзуллин кебек әдипләр, шагыйрьләр “Җидегән чишмә”не хуплап, яратып язып чыктылар. Кем генә катнашмады икән бу “чишмә” кичәләрендә! Б.Урманче, Г.Бәширов, С.Садыйкова, И.Шакиров, Ә.Еники, Уфадан Н.Нәҗми, Ә.Атнабаев, Б.Гайсин, Ф.Кудашева һәм башкалар һәм башкалар. Санап чыгу мөмкин микән! Бу милли югарылык ул елларда халкыбыз өчен бер саф сулыш була. 1988 елда “Җидегән чишмә”гә Муса Җәлил исемендәге премия бирәләр, бу да Рахмайлар хезмәте. 1991 елда язучыга, нәкъ шул чорны яктырткан “Кыйбла җиле” исемле китабы өчен, Татарстан Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге әдәби премиясе бирелә. Рахмай Хисмәтуллинның әдәби эше иҗтимагый эшчәнлек белән үрелеп бара, аның сигез китабы дөнья күрә. Тумыштан шагыйрь булган бунтарь хисле шәхес, урау юллардан, эзләнүләрдән, сынау, күңел кайтулардан  соң да кыйбласын югалтмый, ул бүген дә әдәбият күгендә якты йолдыз булып яна.

Кама таңнарының сүнмәс яктысы

Әдәбият дигән олы дәрьяның бер кушылдыгы булган, бай тарихлы, “Кама таңнары” әдәби берләшмәсе оешуга 55  ел тулды. Берләшмәнең чишмә башында торган Камил Гыйльмуллин, Рахмай Хисмәтуллин, Рәшит Юнысов, Разил Вәлиев, Айдар Хәлим, Фәтхулла Абдуллин, Мизхәт Хәбибуллин, Мөхәммәт Шәйхи, Фәннүр Сафиннар нигез салган берләшмә куәтен  сүрелдермичә эшчәнлеген дәвам итә. Әдәби, мәдәни, сәяси вакыйгалардан читтә калмаучы “Кама таңнары” әдәби берләшмәсенең   язучылары атнаның һәр якшәмбесендә җыелып, үзләрен борчыган сорауларга җавап эзли, яңа язылган әсәрләре белән уртаклаша, башкаларны тыңлый, киңәшләшә. Республикада чыгып килүче газета-журналларга күзәтү ясау, яңа басылып чыккан китаплар турында фикерләшү дә  күптән гадәткә кергән, язучы алардан читтә тормаска, шулай ук классик әдәбият белән дә бәйләнешен өзмәскә тиеш. Телебез язмышы, Татарстан мәктәпләрендә татар телен укытуга кагылышлы бәхәсләрнең көннән куера баруы  “Кама таңнары”  әдәби берләшмә әгъзаларын да борчуга сала. “Язучының төп вазыйфасы- милләтенә хезмәт итү”, – дигән иде аксакал язучыбыз Туфан ага Миңнуллин. Әлбәттә инде, без дә кул кушырып утырмыйбыз. Туган телгә мәхәббәт, аның белән горурлану хисләре тәрбияләү, укучыларны иҗатка тарту, шигърият, әдәбият асылына төшендерү максатыннан, мәгариф идәрәсе белән берлектә, “Серле каләм”, “Безнең алмаш” исемендәге проектлар эшләп килә. “Кама таңнары” әдәби берләшмәсендә “41 нче еллар буыны” дип аталып йөртелүче, сугыш чорының бар авырлыкларын, ачлык, ялангычлыкны үз иңнәрендә күтәргән әдипләребез – Фәтхулла Абдуллин, Анастасия Усачева, Никифор Тукмачев, Гөлчирә Ибәтуллина, Нурулла Гаптуллин, Гөлфизә Зөлкәрнәева, “Хәтер сагында” проекты кысаларында, укучылар белән очрашып, илебезнең иминлеген саклап көрәшкән халкыбызның батыр улларына карата ихтирам, алар белән горурлану, ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияли. Әдәбият өлкәсендә яшь талантларны барлау, аларга беренче адымнарын ясарга ярдәм итү – иҗат кешеләренең бурычы. Шул максаттан шәһәребездә 1998 елдан бирле якташыбыз, халык шагыйре, күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Габдулла Тукай бүләге иясе Разил Исмәгыйль улы Вәлиев  премиясенә яшь язучылар бәйгесе үткәрелеп килә. 22 ел дәвамында әлеге бәйгедә 2000 гә якын укучы катнашты. Сәләтле балаларның иҗат җимешләрен өйрәнеп, иң уңышлыларын сайлап алу – әлеге бәйгенең иң җаваплы өлеше. Иҗат белән шөгыльләнүче укучыларның эшләрен бәяләүдә “Кама таңнары” әдәби берләшмәсе язучыларының өлеше зур. Безнең бурычыбыз иҗат аша, укучыларыбызда туган телебезгә хөрмәт, ихтирам, горурлык хисләре тәрбияләү һәм үзебезгә лаеклы алмашчы үстерү. “Кама таңнары” әдәби берләшмәсе каләм әһелләренең шигырьләре, роман-повестьлары шәһәребезнең “Туган як” газетасында, республика газет-журналларында даими басылып тора.  Ут күршеләребез, Чаллы шәһәрендә чыгып килүче, барыбыз да яратып укый торган “Мәйдан” журналы белән дә тыгыз элемтәдә торабыз, аралашып яшибез. Безгә һәрвакыт хәерхаклы булган әлеге журналның соңгы саннарында Фәтхулла Абдуллин, Асия Сафина, Әлфия Сибгатуллиналарның повестьлары һәм хикәяләре урын алды,   Татарстан язучылар берлеге әгъзасы каләмдәшебез Фәрит Имамовның “Ачылмаган сер” дип аталган бик кызыклы романы дөнья күрде, иң куандырганы- “Кама таңнары” әдәби берләшмәсе әгъзаларының соңгы елларда иҗат иткән “Шигъри тәлгәшләр”е әдәбият сөючеләргә барып иреште. “Казан утлары” кебек мәртәбәле журналның икенче санында үз шигырьләребезне күрү дә безгә киләчәктә ялкынланып иҗат итәргә этәргеч булды. Без җирле телеканаллар белән дә элемтәдә  эшлибез, төрле проектларда катнашып, иҗат яңалыклары белән  әдәбият сөючеләрне таныштырып барабыз.   Куанычлы күренешләрнең тагын берсе: “Кама таңнары” әдәби берләшмәсе, үзенең 55 еллык тарихында беренче тапкыр,  башкалабыз Казанда, Татарстан язучылар берлегенең Тукай клубында “Ак каламның шигъри әһәңнәре” дип аталган  әдәби- музыкаль кичә үткәрде, зал тутырып килгән тамашачылар арасында танылган шәхесләр-халык шагыйре Разил Вәлиев, Фоат Галимуллин, Тәлгать Галиуллин, Хатыйп Миңнегулов, шагыйрә Нәҗибә Сафина, артист Наил Дунаев һәм башкалар бар иде.  Якташыбыз, танылган әдип, халык язучысы  Разил Вәлиев үз чыгышында  Түбән Камада әдәби мохитнең югары дәрәҗәдә булуын ассызыклады. Татарстан Язучылар берлегенең ул вакыттагы рәисе Данил Салихов та “Кама Таңнары”  әдәби берләшмәсе эшчәнлеген югары бәяләде. 55 еллык бай тарихы булган “Кама таңнары” әдәби берләшмәсенең Татарстан язучылары берлеге, Казан тамашачысы каршында беренче тапкыр чыгыш ясавы югары дәрәҗәдә үтте. Бу әдәби-музыкаль кичәне Россия-1 һәм ТНВ каналларыннан күрсәттеләр, “Татарстан” радиосында кабатлап яңгыраттылар. Ел саен шагыйрьләрне чакырып, “Шигърият бәйрәме” үткәрүче Туфан Миңнуллин исемендәге татар дәүләт драма театры татар шагыйрьләренең бай шигъри мирасын популяштыру, аларны халыкка таныту максатыннан, театр артистлары башкаруында, “YouTube” һәм “PRO” каналларында, туры эфирда, шагыйрьләребез – Марс Хафизов, Никифор Тукмачев, Рәсимә Нәбиуллиналарның иҗат җимешләре  “Яшә шигырь” проекты кысаларында яңгыравы да әдәби берләшмә тарихында  яңалык булды. 2022 нче ел  Россиядә “Халык иҗаты һәм мәдәни мирас елы” диеп игълан ителгән иде. Аның максаты-илдә яшәүче халыкларның тарихи мирасын, гореф-гадәтләрен саклап калу. Без дә, белгәннәрнең исенә төшереп, белмәгәннәргә яңалык итеп, үзебезнең мәртәбәле “Кама таңнары” әдәби берләшмәсенең  шанлы тарихын барлауны дәвам итеп, әдәби берләшмәне оештыруда һәм эшчәнлегендә үзләреннән өлеш керткән, безнең арадан киткән каләмдәшләребезне “Туган як” газетасында, “Үткәннәр сагындыра” дигән проект кысаларында искә алырга булдык. Әдәби түгәрәкнең беренче җитәкчесе Камил Гыйльмуллин, “Кама таңнары” әдәби берләшмәсенеңнең беренче  җитәкчесе Рәшит Юнусов,  тынгысыз җанлы, ярсу йөрәкле Рахмай Хисмәтуллин,  Әхмәт Гадел, Таһир Нәбиуллин, Мизхат Хәбибуллин, Мөхәммәт Шәйхи, Фәннүр Сафин, Илдус Гөбәйдуллин, Әсгать Хәеркәев турында мәкаләләр дөнья күрде инде. Кызганыч, карлы яңгырлы көннәрдә шәһәр, завод төзелешендә  эшләп, кичләрен очрашулар, утырышлар үткәреп, “Кама таңнары”  иҗади берләшмәсенә нигез салган Минвәгыйз  Зәйнетдинов, Фәния Хуҗиәхмәтова, Рәис Маликов, Заһир Самигуллиннарның исемнәре онытылып бара, күпләренең язган әсәрләре дә сакланмаган. Безнең бурычыбыз – “Кама таңнары” әдәби берләшмәсе эшчәнлегенә  үзеннән өлеш керткән, әсәрләр иҗат иткән, бер генә каләм әһелен югалтмыйча, аның исемен киләчәк буыннарга тапшыру. Кайчандыр “Кама таңнары”ның олпат язучылары башлаган, Габдулла Тукай исемендәге уку һәм ял паркында, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнен шигърият бәйрәме  итеп үткәрү, шигырьләр уку, аның һәйкәленә чәчәкләр салу, батырлыгы белән дөнья тарихында мәңгелек эз калдырган Советлар Союзы герое, Ленин премиясе лауреаты, шагыйрь Муса Җәлилнең туган көнендә һәйкәл янында шигъри митинг үткәрү берләшмә әгъзалары инциативасы белән башланды һәм дәвам итә. Мәшһүр татар мәгърифәтчесе, галим Шиһабетдин Мәрҗанинең “Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк” дигән сүзләрен истә тотып, “Кама таңнары” әдәби берләшмәсенең “Музейлар эше” буенча җаваплы каләмдәшебез Әлфия Рифкать кызы Сибгатуллина тырышлыгы белән, Әлмәт төбәгендәге Риза Фәхретдин, Клара апа Булатова музейлары, Бөгелмә районы Карабаш бистәсендә яшәүче Фазыл Вәлиәхмәтнең, Балык Бистәсендә Нурулла Гарифның шәхси музее, Баулы районы Кызыл Яр авылындагы Фәнис Яруллинның музей-йорты белән элемтә урнаштырып, андагы күренекле шәхесләр, язучылар белән аралашып яшибез. “Кама таңнары” әдәби берләшмәсе язучыларының китаплары һәм аларның әсәрләре әдәбият сөючеләрләргә барып ирешсен өчен, шәһәребезнең Габдулла Тукай исемендәге китапханәләр берләшмәсе хезмәткәрләре тырышлыгын һич кенә дә әйтмичә үтеп китү мөмкин түгел. Алар, мәктәп укучылары, студентлар, әдәбият сөючеләр белән берлектә, китап тәкъдим итү кичәләре, язучылар белән очрашулар үткәрәләр. Мондый чараларны үткәрүдә “Илһам” эстрада җыр (җитәкчесе Ильяс Шаяхметов), “Талир тәңкә” ветераннар ансамбльләренең (җитәкчесе Флүр Гайнемөхәммәтов) ярдәмнәре бик зур. Китапханәчеләр белән уртак “Мәрхәмәтлелек”, “Әдәби трамвай”, “Бу мин”, “Вәт өчпочмак”, “Әдәбият корабы” проектлары да һәркемнең күңеленә хуш килгәндер дип уйлыйм. “Әдәбият корабы” проекты кысаларында оештырылган мондый очрашулар  районыбыз авыллары китапханәләрендә, мәдәният йортларында гына түгел, хәтта  чишмә, инеш буйларында үтеп, авыл халкының шигырьгә, җырга-моңга сусаган күңелен рухи азык белән тулыландыра. Колмакчы, Сухрау, Болгар, Каенлы, Ташлык авылларында  берничә мәртәбә булган бу очрашулар проектның кирәклеген күрсәтә. “Әдәбият корабы” белән Чистай шәһәрендә, Тукай, Зәй районнарында да очрашып, язучылар, китапханәчеләр белән иҗат дуслыгы бүген дә дәвам итә.  “Кама таңнары” әдәби берләшмәсе язучылары шәһәребездә һәм төбәкләрдә үткән “Җәлил укулары”, “Шигъри сүз”, “Татар сүзе”, “Инеш-чишмә”, “Җырлыйм туган якта”, “Моңлы ягым-Татарстан”, “Әсәй сүзе” һәм башка бик күп бәйгеләрдә катнашып лаеклы урыннар алып, диплом, рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Түбән Кама шәһәренә 55 ел тулу уңаеннан үткәрелгән “Шәһәрем сиңа багышлыйм” дип аталган бәйгедә: Фәтхулла Абдуллинның драма жанрында, Рәсимә Нәбиуллинаның шигърият жанрында беренче урынга лаек лаек булулары; Нурзия Мирхазованың чәчмә әсәрләр арасында икенче урынны  алуы барыбыз өчен дә шатлык булды. Бөек Болгар җыенында язучыларга шигърият мәйданы ясау өчен янып йөргән,   милләтебез язмышында да, иҗатта да үз кыйбласы, үз юлы, үз сүзе булган, сигез китап авторы каләмдәшебез Рәфыйк Гомәр улы Әхмәдиев 2020 елда “И туган тел, и газиз тел” дип аталган китабын мәгариф министрлыгы аша республиканың барлык мәктәпләренә таратуы да сөенечле хәл. Без, ун район-шәһәр әдәби берләшмәләрен бергә туплаган, Татарстан Язучылар берлегенең Яр Чаллы бүлегенең  һәм аның җитәкчесе Габдулла Тукай исемендәге бүләк иясе, Татарстан язучылар берлеге  әгъзасы, Факил Сафинның ярдәмен, игътибарын тоеп яшибез һәм иҗат итәбез. Яшь язучыбыз Алия Зартдинованың Факил Сафинның “Иҗат студия”сендә  катнашуы каләмдәшебезгә иҗат канатлары куйды, берләшмә әгъзаларының Яр Чаллы берләшмәсендә үткән утырышларда катнашып, олпат язучыларыбызның төпле фикерләрен, акыллы киңәшләрен тыңлау иҗатта һәм берләшмә эшчәнлегендә кыю адымнар ясарга яңа үрләр яуларга мөмкинлекләр ача. Бүгенге авыр заманда китап бастырып чыгару бик авыр мәсьәлә булса да, әдәби берләшмә әгъзалары үзләренең әсәрләрен әдәбият сөючеләргә ирештерер өчен, барлык мөмкинлекләрдән файдалана.  Әлмәт шәһәрендә “Татнефть” оешмасының “Рухият” хәйрия фонды нәшриятында каләмдәшләребез Фәтхулла Абдуллинның, Гөлчирә Ибәтуллинаның, Нурзия Мирхазованың, Мөнҗия Хәлимованың китаплары әдәбият сөючеләргә зур бүләк булып  иреште. Соңгы елларда басылып чыккан, Нур Абдулның “Балкысын күңелем нуры”, Фәнүзә Сабированың “Кайтып килик яшьлеккә”, Рушания Габбасованың “Күңелемнең тирән күлләре”, “Актым чишмә буенда”, Мөнҗия Хәлимованың “Күңелгә сагыш тулса”, Ралия Кәримованың “Һөнәрләр турында сөйләшик”, Әлфия Сибгатуллинаның “Яндуа чишмәсе”, Гөлшат Султангулованың “Бәхетле балачак”, Васил Камаловның “Ул таңнар китми хәтердән”, Рәсимә Нәбиуллинаның “Сарылып сагышларга”, Гөләндәм Галиеваның “Канатлы нур” дигән китаплары да үз укучыларын тапты. 2023 юбилейлар елы: вакытсыз безнең арабыздан киткән каләмдәшләребез,  Татарстан язучылар берлеге әгъзалары, Саҗидә Сөләймәнова исемендәге бүләк ияләре- җиде китап авторы, Татарстанның атказанган химигы Рифкать Гаян улы Имаевның тууына 75 ел, 6 китап авторы, язмыш сынауларына бирешмичә кызыклы юморлар иҗат иткән Илдар Шәмсулла улының тууына 65 ел тулуын да безнең онытырга хакыбыз юк. Әдәби берләшмә ел саен яңа каләм тибрәтүчеләр белән яңарып тора,  шунысы да куанычлы, берләшмәгә килгән яңа көчләр әзерлекле, шигъриятнең, әдәбиятның асылын аңлаган каләм әһелләре. Яшь язучылардан шигъриятне Илаһи бер көч итеп таныган, бик күп бәйгеләрдә лаеклы урыннар яулаган Алия Зартдинова, Инзилә Галиуллина әдәби берләшмәнең актив әгъзаларына әйләнделәр. Шигърияткә кыяр-кыймас адымнар белән килеп кергән Миләүшә Рәхимова, Марат Вәлиевләрне дә  әдәбият сөюче күпләр  таный инде.
Мәгълүм булганча 2023 елны Россиядә “Укытучылар һәм остазлар” елы дип, Татарстанда “Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр” елы дип игълан ителде. Безне алда тагы да җаваплырак эшләр көтә. Алга таба да милләтебезгә, аның әдәбиятенә хыянәт итмичә, тырышып эшләрбез дип өметләнәм.   Әле тормышка ашырасы хыяллар бихисап. Иң мөһиме – илдә тынычлык булсын! Аналарның күзеннән ачы  күз яшьләре түгелмәсен,  бары тик кояш нурлары гына тамсын. Кешелек үткәннәрдән сабак  алып, киләчәккә якты өмет белән яшәсен иде.

Рәсимә Нәбиуллина, “Кама таңнары” әдәби берләшмә җитәкчесе

Үткәннәр сагындыра…

2022 нче ел  Россиядә  “Халык иҗаты һәм мәдәни мирас елы” дип игълан ителде. Аның максаты-илдә яшәүче халыкларның тарихи мирасын, гореф-гадәтләрен саклап калу. Без дә, белгәннәрнең исенә төшереп, белмәгәннәргә яңалык итеп, үзебезнең мәртәбәле “Кама таңнары” әдәби берләшмәсенең шанлы тарихын барлауны дәвам итәбез…
Үткән гасырның 60-70 нче елларында нефть химиясе гиганты төзелешенә илнең төрле почмакларыннан яшьләр агыла, шау-шулы, үзләре кыю, яшьлек дәрте ташып торган  талантлы егетләр-кызлар төрле кичәләр оештыралар, тулай торакларның кызыл почмаклары һәр көн язучылар –шагыйрьләр белән очрашулардан гөрләп тора: күпләре үзләре дә каләм тибрәтеп карыйлар. Хәреф төртсәң, шигырь үсеп чыккан, чагы булган заманның. Камил Гыйльмуллин җитәкләгән әдәби түгәрәк үз эшен дәвам итә. Алар шәһәребезгә әдәби импульс бирә. Ә инде шәһәребезгә тынгысыз җанлы, ярсу йөрәкле Рахмай Хисмәтуллин, Айдар Хәлим, Фәннүр Сафин, Мизхәт Хәбибуллиннар килгәч, әдәби мохит түгәрәк кысаларына гына сыеша алмый башлый. Каләм тибрәтүчеләр һәм әдәбият сөючеләр саны бермә-бер  күбәя һәм ул 1968 нче елның октябрь аеннан иҗади  (игътибар итегез, әдәби түгел)  берләшмәгә әверелә, аңа “Кама  таңнары” дип дигән илһамлы исем бирелә.  Кулымда әдәби берләшмәнең затлы мирасы булган, беренче беркетмә (протокол) китабы. Беренче утырыш 1968 нче елның 3 нче октябрендә 21 сәгатькә билгеләнә. Утырышта барлыгы 10 кеше катнаша, утырышның рәисе итеп Рахмай Хисмәтуллин, җаваплы серкәтип итеп Фәннүр Сафин сайлана, төп мәсьәлә итеп “Кама таңнары” иҗади берләшмәсенә җитәкче сайлау куела. Җитәкче булуның төп шарты- коммунистлар партиясе әгъзасы булу, өч кандидатура тәкъдим ителә: Борис Хәлимов (Айдар Хәлим), Рәхмәй Хисмәтуллин һәм Рәшит Юнусов.  Нәтиҗәдә, коммунистлар партиясе вәкиле, мәктәп директоры Рәшит Юнусов җитәкче итеп сайлана. Бу утырышта Фәннүр Сафин, Мөслах Таҗи, Фәтхулла Абдуллин, Заһир Сәмигуллин, Мизхәт Хәбибуллин, Минвәгыйз Зәйнетдинов, Рәис Маликовлар катнаша. 1968 нче елдан соң Разил Вәлиев, Рифкать Имаев, Илдус Диндаров, Фәния Хуҗиәхмәтова, Таһир Нәбиуллин, Мәхәммәт Шәйхи, Әхмәт Гадел (Гаязов), Альбина Мортазина, Эдуард Мостафин, Фәнзаман Батталлар иҗади берләшмәгә килеп кушылалар. Азат Зиатдинов, Николай Кузнецов, Наил Нуретдинов, Нил Садыйковлар да берләшмәгә йөреп төпле киңәшләрен, фикерләрен әйтәләр. 1969 нчы елда иҗади берләшмәгә җитәкче итеп, “Нефтехимик” газетасы мөхәррире Минвәгыйз Зәйнетдинов сайлана. Отчет-сайлау утырышларына Казаннан Татарстан язучылар союзыннан  вәкил булып: Илдар Юзеев, Габдрахман Минский, Марс Шабаев, Гәрәй Рәхимнәр киләләр. Ул вакытта әле язучыларның үз бүлмәләре булмый. Утырышлар “Ленин нурлары” газетасында, горкомда, Тын Аллея урамында урнашкан йортлар идарәсенең Наил Нуретдинов җитәкләгән үзешчән театрга бирелгән кызыл почмагында үтә. Башка шәһәр язучылары белән дә аралашып яши иҗади берләшмә. 1969 нчы елда Төзүчеләр клубында үткән әдәби-музыкаль кичәгә Чаллы әдипләре, Әлмәт шәһәреннән Гамил Афзал белән Рафаил Төхвәтуллиннарның килүе билгеле. Алда әйтеп китүемчә иҗади берләшмәгә йөрүчеләр-гади эшчеләр. Алар карлы яңгырлы көннәрдә шәһәр, завод төзелешендә  эшлиләр, кичләрен очрашулар, утырышлар үткәреп  иҗади берләшмәгә нигез салалар. Ә иң йөрәк әрнеткәне, күпләренең  язган әсәрләре дә сакланмаган. Минвәгыйз Зәйнетдинов, Фәния Хуҗиәхмәтова, Рәис Маликов, Заһир Самигуллиннарның да исемнәре онытылып бара.

Балык Бистәсенә иҗади сәфәр

Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары – Чаллы төбәге язучылар җитәкчесе, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Факил Сафинның башлангычы белән һәр елны Яр Чаллы язучылары, иҗат әһелләре, актив җәмәгать эшлеклеләре Татарстанның гүзәл бер районына иҗади сәяхәткә чыгуларына сокланып, ак көнләшү белән көнләшә идем. Шуңа күрә, Чаллы төбәгенә караган әдәби берләшмә язучыларының һәр сулышын тоеп яшәгән җитәкчебез Факил Сафиннан Балык Бистәсе районына иҗади сәяхәткә чакыру алгач, бик рәхәтләнеп риза булдык һәм кырыклап кеше зур автобуска төялеп сәфәргә кузгалдык.  Безнең арада Әнвәр Шәрипов, Рәзинә Мөхиярова кебек тел галимнәре, милләтебез, телебез дип янып яшәүче милләтпәрвәр язучы, тарихчы Фәүзия Бәйрәмова, Данис Хәйруллин, Айгөл Әхмәтгәлиева, Лилия Гыйбадуллина, Лилия Фәттәхова, Рәкыйт Аллабирде, Зифа Кадыйрова, “Ләйсән” әдәби берләшмә әгъзалары, “Мәйдан”, “Көмеш кыңгырау” газета-журнал хезмәткәрләре, Халык художнигы Мадияр Хаҗиев, җырчылар Габидулла Хөрмәтуллин, драматург һәм артист Булат Салахов һәм тагын бик күпләр бар иде. Балык Бистәсе районы чигендә безне гармуннар уйнап, милли киемнәр кигән егет-кызлар чәкчәкләр белән каршы алды. Беренче тукталыш Яңа Сала авылында тарихчы Нурулла Гарифның, Зәйнетдин углы Шәрәфетдин байның 1907 елда төзелгән йортында урнашкан шәхси музеенда булып, аның мең еллык тарихи ядкәрләре, борынгы китаплары, кульязмаларына таң калдык. Нурулла Гариф, чын мәгънәсендә, Балык Бистәсенең патриоты, “Ул үз төбәгендә һәр каккан казыкның тарихын белә”, – дип әйтсәм дә ялгышмамдыр, нәкъ Чаллы шагыйрәсе Лилия Фәттахова әйткәнчә:

Кайтсын өчен, кайтарасы барын-
Сез тарихчы абый, Сез беләсез!
Сез тарихның үз телендә сөйләшәсез,
Сез тарихның хак юлыннан киләсез!

Тарих фәннәре кандидаты, тарихчы-галим Нурулла Гариф, музеена экспонатларны 30 ел дәвамында җыйган. Көн барышында ул безне Балык Бистәсенең бай тарихы белән таныштырып йөрде.
Киләсе тукталыш – Юлсубино (Балтач) авылында легендар халык шагыйре Равил Фәйзуллинның шигьри юлларыннан торган стелла янында туктап, истәлеккә фотога төшү иде. Әдип килүчеләрне үзе каршы алды. Бу безнең өчен һич көтелмәгән шатлык булды. Равил Фәйзуллин безне авылның яме, бизәге булган Күгәрчен чишмәсенең тарихы белән таныштырды. Челтерәп аккан чишмәнең сихәтле суыннан авыз итеп, шагыйрьнең, 1948 елда салынган, туган йортына тукталып, Равил Фәйзуллинның истәлек-хәтирәләрен тыңладык. Соңыннан Юлсубино мәктәбенә урнашкан язучының музей салонында укытучылар һәм укучылар белән очраштык. Равил Фәйзуллин музее үзенең югары зәвыгы, энциклопедик мәгълүматка ия булуы белән аерылып тора. Соңгы тукталышыбызда Балык Бистәсе үзәк китапханәсендә халык, иҗат сөючеләр, китапханәчеләр белән булды. Әдәби кичәдә һәрберебез диярлек чыгыш ясады. Үземнең чыгышымда мин, Балык Бистәсе районы Татар Казаклары авылында туып үскән, бөтен гомерен  Түбән Кама шәһәренә багышлаган Татарстанның атказанган химигы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Саҗидә Сөләймәнова исемендәге премия лауреаты Рифкать Гаян улы Имаевның шигырьләрен укыдым. Һәр чыгышның нигезендә милләт, тел язмышы иде. “Милләт, телне саклап калу югары милли үзаң, көчле милли рух булганда гына мөмкин. Хәзер һәр татар зыялысының төп максаты һәм бурычы халыкта әнә шул асыл сыйфатларны тәрбияләү. Чаллы язучылар берлеге халык белән менә шундый максатчан очрашуларны оештырып тора”, – диде үзенең чыгышында танылган язучы Фәүзия Бәйрәмова. Без, Балык Бистәсе районында әдәби-мәдәни сәфәребезне иң югары дәрәҗәдә уздырырга ярдәм иткән Балык Бистәсе районы җитәкчесе Радик Рәмис улы Исляевкә, сәфәрнең башыннан ахыргача безнең белән булган урынбасары Айгөл Камил кызына, Равил абый Фәйзуллинга, Нурулла Гарифка мәдәният хезмәткәрләренә, безне әтиләрчә кайгыртып йөргән, түзем дә, сабыр да, аксакалларча тирән, төпле фикерле җитәкчебез Факил абый Сафинга чиксез рәхмәтлебез. Әлеге очрашуның якты хатирәләре безнең иҗатыбызда чагылыш табар дип ышанам.

общий 2
общий 3
общий 4

История литературно - творческого объединения «ЯДКАРЬ»

Менделеевск шәһәре Татар китапханәсендә 2017 елдан «Ядкарь» әдәби-иҗади клубы эшли башлады.  Клуб татар әдәбиятын-сәнгатен сөюче, татарча аралашуга ихтыяҗы булган, күңелдәге хисләрен бүлешер өчен фикердәшләр эзләүче китап укучыларын берләштерә. Татар дөньясындагы вакыйгалар, күңел халәте, туган як, гаилә, балалар-оныклар темасы – барысы да чагыла аларның иҗатында. Кемдер үз уй-кичерешләрен шигырь юлларына сала, аларны башкалар белән уртаклашып, күңеленә ямь таба, кемдер тыңлап хозурлана;  тормыш турында әңгәмәләр, аралашу да җәлеп итә аларны. Истәлекле вакыйгаларга багышланган әдәби кичәләр, иҗади кичерешләр хакында фикер алышулар бик җанлы уза.
“Ядкарь”леләрнең иҗат җимешләре “Менделеевск яңалыклары” район  гәҗитендә берничә мәртәбә басылды. Клуб турында “Мәйдан” республикакүләм журналында да язып чыктылар. 2019 елның 8 нче санында һәм 2023 елның 6 нчы санында ядкарьлеләрнең шигырьләре, хикәяләре басылды.
Гөлниса Евдокимованың бер бәйләм шигырьләрен туган ягы Баулыда  чыгучы “Хезмәткә дан” гәҗитендә, Гөлсем Фәрдиеваның балачак хатирәләрен, шулай ук, туган ягы район гәҗите “Саба таңнары”нда бастырып чыгардылар. Фәния Фәррахова бик актив иҗат итә. Венера Миназова, Диләрә Хуҗинаның үз шигырь җыентыклары бар.
Максатыбыз уртак җыентык чыгару иде.  Менә шул хыялыбыз чынга ашты. “Тормыш мизгелләре” дигән беренче китабыбызны укучы хозурына тапшырырга җыенабыз.

“Ядкарь” әдәби-иҗади клубы җитәкчесе Гөлназ Хафизова

В Татарской библиотеке г. Менделеевска с 2017 года работает литературно-творческий клуб «Ядкарь». Клуб объединяет читателей, которые любят татарскую литературу и искусство, нуждаются в общении на татарском языке, ищут единомышленников, чтобы поделиться своими чувствами. События татарского мира, состояние души, тема родного края, семьи, детей-внуков – все это отражается в их творчестве. Кто-то излагает свои мысли в стихах, делясь ими с другими, кто-то радуется, слушает; разговоры о жизни, общение привлекают их. Очень оживленно проходят литературные вечера, посвященные памятным событиям, обсуждения творческих впечатлений. Произведения”реликвии “неоднократно публиковались в районной газете” Менделеевские новости”. О клубе писали и в республиканском журнале “Майдан”. В 8-м номере за 2019 год и 6-м номере за 2023 год были опубликованы стихи и рассказы реликвий. Сборник стихов Гульнары Евдокимовой ” труды
Букет стихов гульнисы Евдокимовой был опубликован в газете “Трудовая слава”, выходящей в Бавлах, воспоминания детства Гульсум фардиевой также были опубликованы в районной газете “сабинские зори”. Фания Фаррахова очень активно творит. У Венеры миназовой, Диляры Хузиной есть свои поэтические сборники. Целью было издание совместного сборника. Вот эта мечта сбылась. Свою первую книгу” мгновения жизни ” мы собираемся представить читателю.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.