Әдәбият тарихы музее

Муса Җәлил исемендәге шәһәр Үзәк китапханәсендә 2007 елның 26 апреленнән Әдәбият тарихы музее эшли.

Әдәбият тарихы музеен ачу. 2007 ел 26 апрель IMG_0370Әдәбият тарихы музеен ачу тантанасы IMG_0379IMG_6012
IMG_0191IMG_6011OLYMPUS DIGITAL CAMERA

Музейның төп максаты – бердәм белем бирү һәм мәгълүмати киңлектә кешелек сыйфатларын, беренче чиратта, патриотлылык хисләрен үстерүгә юнәлтелгән мәгълүмати хезмәт күрсәтүне тәэмин итү. Әлеге максат түбәндәге бурычларны билгеләде, музейның эшчәнлеге дә, нигездә, аларны чишүгә багышлана:

– үз әдәби-туган якны өйрәнү чыганакларын куллануга уку-укыту процессында катнашучыларны күбрәк җәлеп итү;

– инновацион һәм эзләнү-тикшеренү эшчәнлеге кысаларында яңа мәгълүмати һәм коммуникатив технологияләрне үзләштерү;

– үз әдәби-туган якны өйрәнү ресурсларын киң кулланылышны тәэмин итү юлы белән урта һәм югары уку йортларында уку-укыту процессын камилләштерүдә булышу;

– музей профиле буенча бердәм мәгълүмат базасы булдыру;

– аудио, видео, компьютер кассеталары һәм дискларында сакланучы мәгълүмат фондын формалаштыру.

Изображение 014Бүлек мөдире – Хәмидуллина Роза Галимулла кызы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2012).

Музей эше дүрт төп юнәлештә алып барыла:

1. Фәнни-эзләнү юнәлеше фондны тулыландыру өчен эзләнү эшчәнлеген, фәнни тикшеренүләрне, археографик һәм фольклор экспедицияләрен оештыру эшен, шулай ук алдан өйрәнелгән әдәбият һәм профильле тематиканың башка чыганаклары нигезендә материаллар туплауны, җыелган материалның исәбен алып бару һәм сакланышын тәэмин итүне, аны өйрәнүне, экскурсияләрдә кулланылучы мультимедиаларны һәм текстны әзерләү, музейның тышкы бизәлеше, торышы проектларын төзүне үз эченә ала.

2. Агарту юнәлеше бай мәгълүмати киңлек даирәсен булдыру, шәһәрдәшләр өчен экскурсияләр уздыру, язучыларның иҗат һәм әдәби-музыкаль кичәләрен оештыру һәм үткәрү, күргәзмәләр әзерләү, Татарстан һәм Россия Язучылар берлекләренең җирле бүлекләре, Татарстан рәссамнар берлеге һәм шәһәребез, төбәгебезнең башка иҗтимагый оешмалары белән бергә үткәрелүче чараларда актив катнашуны күздә тота. Әдәбият тарихы музеенда 2007 елдан бирле «Ләйсән» әдәби берләшмәсе эшли.

3. Коммуникатив юнәлеш мәгълүмати ачыклыкны, консультация эшчәнлеген, профессиональ язучылар, туган якны өйрәнүче галимнәр, шәһәрдәге әдәби берләшмәләр һәм түгәрәкләр белән үзара аралашуны, шулай ук республика һәм шәһәребезнең башка музейлары белән иҗади элемтә булдыруны үз эченә ала.

4. Уку-укыту һәм методик эш юнәлеше студентлар, мәктәп укучылары өчен әдәби һәм туган якны өйрәнү дәресләре уздыруны, педагогия институтлары студентларына музей практикасы үтүдә ярдәм итүне, уку-укыту һәм методик материаллар (аудио-видеочаралар, лекция текстлары, методик эшләр, рефератлар, биобиблиографик белешмәлекләр, фотоальбомнар, видеофильмнар, җирле язучыларның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган курс һәм диплом эшләре тестлары һ.б.) фондын булдыру, нәшрият эшчәнлеген күзаллый.

IMG_3590
OLYMPUS DIGITAL CAMERA
OLYMPUS DIGITAL CAMERA
IMG_2023
IMG_1400
IMG_0862
IMG_0204
IMG_0171
IMG_0136
0

Музейда ике меңнән артык экспонат бар. Аның экспозицияләре шәһәребез һәм Чаллы төбәгенең КамАЗга кадәрге чорыннан башлап хәзерге көнннәргәчә булган әдәби тормышын яктырта. Музейның төп экспозициясендә танылган җирле язучыларның тормышы һәм иҗаты, Яр Чаллы язучылар оешмалары – Россия һәм Татарстан Язучылар берлекләренең җирле бүлекләре тарихы, КамАЗ шагыйрьләре, автокалада кунак булган Мәскәү язучылары Роберт Рождественский, Евгений Евтушенко, Феодосия Видрашку һ.б. турында сөйләнә. Гомәр Бәширов, Хәсән Туфан, Сибгат Хәким, Гариф Ахунов кебек татар классикларына һәм яшь чаллылыларның әдәби иҗатына зур урын бирелә.

Яшь чаллылылар иҗаты – әдәбият тарихы музееның бер бүлеге, ул Айгөл Нуретдинова, Энҗе Афзалова, Ленар Сафин, Булат Садретдинов, Светлана Сафонова кебек Чаллының талантлы яшьләре һәм шигырь, проза китаплары авторлары иҗатына багышлана.

«Муса Җәлил почмагы» экспозициясе.
Икенче Удар Армия сугышкан урыннардан материаллар 1990 елның җәендә Мясной Бор авылы янында Үлем Үзәнендә М.Җәлил исемендәге шәһәр Үзәк китапханәсе хезмәткәре Роза Хәмидуллина тарафыннан җыелды.
IMG_6779
IMG_0169
IMG_0207
OLYMPUS DIGITAL CAMERA
OLYMPUS DIGITAL CAMERA
IMG_0179

МУЗЕЙНЫҢ УҢЫШЛАРЫ ҺӘМ КАЗАНЫШЛАРЫ

2007 ЕЛ

– Эш нәтиҗәләре буенча әдәби музей оештырудагы актив эше һәм мәдәни-агарту эшчәнлеге алып барган өчен «ҮКС» МБУ Дипломы;
– актив фәнни-эзләнү һәм әдәби-пропагандалау эшчәнлеге өчен, шулай ук Әдәбият тарихы музееның бер еллыгы уңаеннан Россия язучылар берлеге Дипломы.

2008 ел

– Россиядә рус теле елында алып барган актив фәнни-эзләнү һәм әдәби-пропагандалау эшчәнлеге өчен Россия язучылар берлеге Дипломы;

– Татарстан Республикасы Гранты Җиңүчесе Дипломы;

– «ЕЛ ПРОЕКТЫ» номинациясендә җиңгән өчен шәһәр Мәдәният идарәсенең Дипломы.

2009 ел

– Татарстанның әдәби мирасына сакчыл мөнәсәбәт өчен РУСИЯНЕҢ АЛТЫН КАЛӘМЕ Рәхмәте (Мәскәү)

2011 ел

– «Чаллы биографияләре» профессиональ конкурсы нәтиҗәләре буенча иң яхшы эш өчен Диплом.

МУЗЕЙНЫҢ СОЦИАЛЬ ПАРТНЕРЛАРЫ: мәктәпләр (3, 4, 10, 12, 16, 18, 19, 20, 25, 26, 28 нче һ.б.), көллият студентлары (сәнгать училищесы), югары уку йортлары студентлары (КФУ, КАИ филиаллары). Шулай ук ветераннар, Комсомол районының сугыш һәм хезмәт ветераннары, шәһәрнең педагогик коллективы. Язучылар оешмалары, «Ләйсән», «Орфей» әдәби берләшмәләре әгъзалары.

НӘШРИЯТ ЭШЧӘНЛЕГЕ

ЯЗУЧЫЛАР ИҖАТЫ БУЕНЧА СЦЕНАРИЙЛАР (татар телендә)

Музейның эш тәртибе: дүшәмбе-җомга 10.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр.

Экскурсияләр үткәрү өчен гаризалар аерым кешеләрдән һәм коллективлардан кабул ителә.

Музейның адресы: Х.Ямашев бульвары, 4 нче йорт («Татарстан» кунакханәсе артында урнашкан шәһәр Үзәк китапханәсе бинасында).

Элемтә өчен телефоннар: (8552) 70-02-54, 70-02-26; факс: (8552) 70-02-29.

Электрон адрес: library-CBS@mail.ru.  http://library.nabchelny.ru/

 

Рәхим итегез, кадерле дуслар!

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.