Волков Сергей Васильевич

ШагыйрьВолков

1961 елның 7 мартында Свердловск өлкәсенең Нижний Тагил шәһәрендә туа.

Казан дәүләт университетын тәмамлаганнан соң, 1985 елда Яр Чаллы шәһәренә килә.  КазТИСИЗ да (1985-1999) топограф булып, Россия Язучылар берлегенең Татарстан бүлегендә бастыручы (2001-2004) булып хезмәт итә.

«Полустанок» (2002), «Между белым и чёрным» (2005) китаплары авторы, газета-журналларда шигырьләрен бастыра.

Әдәби иҗаттагы уңышлары өчен Почёт Грамоталары һәм Дипломнар белән бүләкләнгән.

Россия Язучылар берлеге әгъзасы.